|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.06.2026 Матбугат
«Кечкенәдән аны әти урынына күрдем»: сеңлесе Радик Сабиров турында хатирәләрен сөйләдеАлтын медальче, журналист, гаилә терәге һәм меңләгән кеше хөрмәт иткән шәхес. Радик Сабировның сеңлесе Лилия Яфизова аның балачагы, хыялларына тугрылыгы һәм туганнарына булган чиксез мәхәббәте турында сөйләде. Лилия Яфизова, бертуган сеңлесе: Шул нигезгә кайтты. Барлык дуслары белән күреште. Бу атнада: “Шимбә кайтам”, – дип алдан хәбәр дә салмаган иде. Берничә сәгатькә генә кайтып, мунча кереп китте. Туган җанлы кеше булды. Барыбызны өзелеп яратты, якын итте. Кызым да әле, алдан сизенгән кебек якшәмбе көнне: “Радик абыйга язасым килә”, – диде. “Сабан туйга Алсу әби янына кайтасыңдыр бит? Без бит күрешәбез?” – дип сорады. Күрешергә вәгъдәләшкән идек. Кызымның: “Радик абый, мин сине бик нык яратам”, – дигән сүзләре соңгысы булды… Әти-әниләрне спектакльдән каршы алырга дип Камал театры янына килеп туктаган. Ул көнне сәхнәдә “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакле уйналды. Абый да әҗәле белән очрашып, мәңгелек юлга китте... Урының оҗмахта булсын, абый! – Радик абый туганда ук көр, яшәү дәрте бөркелеп торган сабый булганмы? – Балачактан шундый тыныч, сабыр идеме ул? Әллә әти-әниләр шундый булырга өндәп үстердеме? Беребезне дә сабыр булырга утыртып өйрәтмәделәр. Әни: “Радик баш бала булгач, җилкәсенә күп нәрсә төште инде. Мин аның белән бергә үстем, өйрәндем. Беренче ярдәмчем булды”, – дип гел кабатлап торды. Радик абый безгә өлге булды. Сабырлык безнең каныбызга сеңгәндер. Әти-әни дә бик тыйнак, сабыр кешеләр. “Кеше күңеленә тимәгез, аны яраламагыз, авыр сүз әйтмәгез”, – дип өндәп тордылар. Без моны күреп үстек. – Сезгә дә күз-колак булып торган... Иркәләп, назлап үстерде. Кызларына биргән мәхәббәт, игътибарын мин дә бүгенге көнгә кадәр тойдым. Ул – терәгем булды. Абый миннән 10 яшькә зур иде. Радик абый Казанга укырга киткәч, ялга кайтуын авыл башына чыгып, көтеп тора идем. Абыйның капчыгы белән “кукурузные палочки” күтәреп кайтуы әле дә истә. Ул кайткач, яныннан китмәдем, хәтта бергә ятып йокладык та... Хәзер Рөстәм абый белән нишләргә дә белмибез. Тормышыбызның иң авыр вакытларында гел аңа таяна идек. – Шәһәргә талпынуы, журналист булырга теләвенә әти-әниләр каршы килмәгән идеме? Егет кешегә “төплерәк белем ал”, – дип тә әйтәләр, гадәттә... Без – укытучылар династиясе. Уртак гаилә стажыбыз 550 елдан артык. Әни абыйның теләгенә каршы килмәгән, билгеле. Әтигә җайлап, майлап кына абыйның хыялларын чишә башлаган. Әти: “Тагын бер укытучы буламы инде гаиләдә?” – дип бу хәбәрне авыр кабул итә. Сез әйткәнчә, аның улына төплерәк белем бирәсе килгәндер. Ләкин Радик абый үзенең хыялларына тугры кала. Студент елларында ук үзен күрсәтә, актив була. Университетта спорторг, культорг булгач, ярышларда, “Студентлар язы”нда гел беренчелекне яуладылар. Ул гел яңалыкка омтылды. Иң беренчеләрдән булып, “Интертат” беренче татар электрон газетасында эшләве дә моны раслый. Безнең гаиләбез өчен бу бик авыр югалту. Кайгыбызны уртаклашып, абыйны озатырга килгән, хәер-дога кылган, ярдәм иткән кешеләрнең һәммәсенә гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәм. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Илгизә Галиуллина |
Иң күп укылган
|