|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.06.2026 Шоу-бизнес
Алия Төхвәтуллина: Ришатка бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш— Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме? — Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры... Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе. — Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?— Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык. — Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы?— Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә — тырнак ясатырга, макияжга — Ришаттан сорарга кыенсынам... Чыганак: Татар Эстрада ВК челтәре
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|