поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
04.06.2026 Язмыш

«Мин әле дә аның юклыгына ышана алмыйм»: Илүзә Сабирова әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты

«Тиздән аңа видео аша шалтыратырмын кебек тоела...» Илүзә Сабирова әтисен югалтканнан соң кичергән хисләре белән уртаклашты.

Аның сүзләренчә, әтисе аны һәрвакыт иң яхшысы булырга өндәгән, иҗатка мәхәббәт тәрбияләгән һәм тормыштагы иң зур терәге булган.

Илүзә Сабирова, кызы:
– Сүзләр табу бик авыр. Әтием бу мәкаләне үзе ачып укыр төсле тоела, шуңа хаталы язарга да куркып торам. Рус теле дәфтәрендә сүзләрне бутап язсам, әтинең аларны сызып куюы әле дә истә. Шул вакыттан ук ул безне эшне җиренә җиткереп башкарырга, иң яхшы булырга омтылырга өйрәтте. Әтием мәктәпне дә, университетны да кызыл дипломга тәмамлаган. Без аннан ким була алмадык. Мин дә аның ярдәме белән бишлегә генә укыдым. Гимназияне алтын медальгә тәмамладым. Әлбәттә, мин аның принцессасы идем. Беренче кыз бала, беренче онык. Әтием һәрвакыт матур күлмәкләр алып торды. Аның белән бәйле хатирәләр хисапсыз күп: ул мине йөзәргә һәм балык тотарга өйрәтте. Кичләрен бергә биатлон һәм хоккей карадык. Журналистика, иҗатка гашыйк иткән кешем дә – әти иде. 

Гадәттә, сеңлем Галияне әтигә охшагач, «әти кызы» дип йөртәләр. Ләкин холкы буенча мин аның копиясе идем. Сабырлык, тыйнаклык, җаваплылык – аның бу сыйфатлары миңа да күчте. Әти кебек мин дә кызыксынучан идем. Балачакта: “Күк нигә зәңгәр?” – кебек сораулар белән тәмам әтинең “башын ашадым”. «Башны катырма әле, кызым», – дисә дә, сорауларны беркайчан җавапсыз калдырмады.

Әтинең никадәр көчле һәм гаҗәеп кеше икәнен үскәч кенә аңладым.

Ул безнең уңышларга сөенеп яшәде. Нәкъ менә аның мактау сүзе минем өчен иң көтеп алынганнары иде. Мин әле дә аның юклыгына ышана алмыйм. Ике тәүлек күзгә йокы керми. Тиздән аңа видео аша шалтыратырмын, зачетны ничек тапшырганымны сөйләрмен, иртәгәге планнарымны тасвирлармын кебек тоела. Ышана алмыйм, елый алмыйм, кайгыра алмыйм һәм бу – куркыта. Хәтта бераз оялам да. Мәскәүдә ялгыз калгач, күңелдәге бушлыкны ничек ялгарга? Белмим. 


 

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 04.06.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы