|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2008 Җәмгыять
“БЕЗ ДӘ “КЕШЕЧӘ” КЫЛАНДЫК”“Ишеттегезме? – дип башлады сүзен иптәшем Фәрит. – Фәлән кешеләр малайларының туйларын аракысыз ясаган. 5-6 сәгать эчендә үткәреп тә җибәргәннәр”. Бу турыда ишетүемне әйтеп, мин баш кактым.
“Ә без, юләр, “кешечә” кыланабыз дип, бурычка батып калдык, дип дәвам итте ул зарын. Өйләнергә уйлап туй хәстәре турында сүз чыккач: “Сез кешедән киммени? Кеше кыланганны кыланыгыз”, – диде безнең туган-тумача, дус-ишләребез. “Ай-һай, балалар, бик тә зурдан кубарга уйлыйсыз, азактан авыр булмасын”, – диде әнием мәрхүмә. “Мин кешедән ким түгел. Алдагы кыңгыраулы “Волга”дан соң арттан 5-6 машина дежурда тормаса, туй ике тәүлеккә сузылмаса, туй ясыйм дип сөйләнүең корсын”, – дип кенә җибәрде булачак хатыным. Үзе әбисе пенсиясеннән дә азрак хезмәт хакы алып эшләсә дә.
Билгеле, мин әниемне түгел, ә хатынымны һәм башкаларны тыңладым. Менә шул сәбәпле, туйдан соң инде өч ел вакыт үтсә дә, әҗәткә җыйган акчамны түләп бетерә алганым юк әле.
Ваклашу кияү егете эшемени ул. Туйга эчемлекләрне шешә саны белән түгел, әрҗәләр саны белән генә кайтарып куйдык.
Билгеләнгән көн җиткәч, туй башланды. Төрле сорттагы, төрле төр шешәдәге аракы өстәлебезгә дистәләп менеп, бушагач, дистәләп төшеп торды. Баштарак селкенергә, күршесенә сүз кушарга кыймыйча утыручылар селкенә, сөйләшә башлады. Җырчылар күбәйде, биергә теләүчеләр ишәйде. Туй кызганнан-кыза барды. Китте мактанышу. Бер-берсен мактадылар, кеше мактамаганы үз-үзен мактады. Киемнәренә ашамлык валчыклары төшүдән куркып, алларына салфетка һәм башка шундый нәрсәләр салып утырган кешеләрнең ул турыдагы уйлары онытылды. Өс-башларны помидор төшләре һәм башка төр валчыклар бизи башлады. Күңел ачу, җыр-бию башланды. Ул чагында иң макталган кешеләр хатыным белән без булдык, билгеле. Безне белгәне дә, белмәгәне дә мактады. Безне айларга менгерделәр, рюмкадагы аракыны эчеп бетереп куйсак, безнең өчен үләргә риза, дип җырлар суздылар. Туган-тумачаның бик күп икәнлеген дә мин шул көнне генә белдем. Аларның күбесен хатыным ягыннан килгән кешеләр дип белдем, ә хатыным минем кардәш-ыру дип уйлаган. Байтагы мәҗлес барышында кереп утырган иде. Соңыннан гына аларның һәркем туенда ашап-эчеп күңел ачып йөрүче төркем икәнен белдек.
Кичке сәгать алтыларда башланган туй иртәнге дүрткә кадәр дәвам итте. Кайта алганнары кайтып китте, кайта алмаганнары исә кем кайда авып, шунда черем итеп алды. Иртәнге сәгать сигезләрдә туй өр-яңадан башланып, кичкә кадәр дәвам итте.
Әйе, булган-беткән, туй узган, күңел ачылган. Ләкин мин бу турыда байтак уйландым. Бу бит күп чыгымнар ясап, акча түгеп, айнык баштан оештырылган, күмәкләп акылдан шашуга охшый сыман тоела. Кабатлап әйтәм, әле бүгенге көндә дә әҗәтем түләнеп бетмәгән”.
Бу иптәшем соңгы сүзләрен бик ачынып әйтте. Аңлавымча, бер дә кирәкмәгәнгә артык кыланып, аракы өчен тотылган күп чыгым тирәнтен уйланырга мәҗбүр иткән аны, кызганып куйдым үзен.
Үзе әйтмешли, үткән-беткән, баш ватылып күз чыкмаган. “Артык хафаланма! Исән булсагыз, әҗәте дә түләнер, башкасы да табылыр. Аның урынына син аракыны күпләп эчерү, күпләп эчүнең бик тә ярамаган нәрсә икәнен аңлагансың. Ә бит бүгенге көндә дә “кешечә” кыланырга тырышучылар, исерткеч эчемлекләрне сыйның иң зурысына санаучылар байтак”, – дидем мин, аны юатырга тырышып.
Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ, Баулы |
Иң күп укылган
|