поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
04.06.2026 Икътисад

Татарстанда терлек азыгы җитештерү буенча Федераль Кыр көне башланды

Минзәлә районында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль Кыр көне ачылды. Терлек азыгы әзерләүдә яңа технологияләргә һәм терлекчелектә инновацияләргә багышланган киң колачлы чара бөтен илдән бер мәйданчыкта алдынгы белгечләрне, галимнәрне, хакимият вәкилләрен һәм аграрийларны җыйды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте, бигрәк тә алдынгы «Камский Бекон» хуҗалыгы мисалында.

«Камский Бекон» территориясе мәйданчыгын сайлау бик дөрес булды, дип саныйм, биредә сез республика агросәнәгать комплексының заманча чишелешләрен күрәсез. Чараның аерым әһәмияте – галимнәр, җитештерүчеләр һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге, бу тармакны үстерү өчен уртак чишелешләр табарга ярдәм итә», - дип ассызыклады министр.

Татарстанның агросәнәгать комплексы лидерларының берсе булган «Камский Бекон» предприятиесе территориясе алдынгы чишелешләрне күрсәтү өчен идеаль урынга әйләнде. Катнашучылар, 2024 елда эшли башлаган һәм 15 000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән заманча терлекчелек комплексы эше белән танышып кына калмыйча, «Кыр – Техника – Экспертиза» уникаль форматы кысаларында терлек азыгы әзерләүнең бөтен циклын күреп, аны бәяли алдылар.

Чара программасы агробизнесның табышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән, чөнки азыкка чыгымнар хуҗалыклар чыгымнарының шактый өлешен тәшкил итә. Кунаклар, туфрак әзерләүдән һәм тәҗрибә кишәрлекләрен караудан алып, әзер сенажны тыгызлап, ябуга кадәр бөтен процессны күрә һәм яңа техника һәм технологияләрнең нәтиҗәлелеген бәяли алдылар.

Программа азагында барлык катнашучылар терлек азыгы җитештерү өлкәсендәге өр-яңа технологияләр һәм казанышлардан торган бай күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы