поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
02.06.2026 Мәдәният

«Абага чәчәге» фильмында төп геройны кем уйнаячагы билгеле булды (ФОТО, ВИДЕО)

«Татаркино»да танылган татар шагыйре, язучы һәм драматург Ркаил Зәйдулла әсәрләре нигезендә төшереләчәк «Абага чәчәге» фильмына кастинг узды. Картинаның сценарий авторы һәм режиссеры – Салават Юзеев. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова, кастинг-директоры – Ирек Хафизов.

Кастингта икенче пландагы рольләрне башкаручыларны, шул исәптән төп геройның яшь дуслары һәм ахирәтләре роленә актерларны сайладылар. Сынауларда Казан театр училищесы студентлары да катнашты. Татар телен белү мәҗбүри шарт иде. Режиссер Салават Юзеев кастинг-директор Ирек Хафизов белән берлектә, геройларның характерыннан чыгып, типларга максималь дәрәҗәдә туры килгән актерларны сайлады, персонажлар арасында кирәкле «химия» булдыру өчен артистларның үзара ничек хезмәттәшлек итүен күзәтте.

Картинаны төшерү Татарстанның Балык Бистәсе районында узар дип планлаштырыла. Актерлар составы әле формалашып кына килә, әмма фильмда төп рольне Татарстанның халык артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһиров уйнаячагы билгеле.

«Ркаил Зәйдулла әсәрләре ачык эмоцияләр белән белән сугарылган, аларда бүгенге көн каршылыклары, чын һәм ялган кыйммәтләр проблемасы күтәрелә. Бу фильм сюжеты һәм анда күтәрелгән темалар белән тамашачыга якын булыр һәм аның күңелен яулар дип ышанам», – дип картина продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Картинада хәзерге чынбарлык фонында яхшылык һәм яманлык, тугрылык, гаделлек һәм шәфкатьлелек, мәкерлек һәм кылынган явызлык өчен җәзаның котылгысызлыгы кебек мәңгелек темалар яктыртылачак. Сюжет буенча, хәрби бурычын үтәгәндә яраткан кешесен югалткан яшь Алиянең бәхеткә барыр юлы катлаулы, хәтта трагик сынаулар белән тулы булачак.

Фильм Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дигән дәүләт программасы кысаларында иҗат ителә. Республикада татар әдәбияты классикларының әсәрләре буенча «Мулла», «Ак чәчәкләр», «Тапшырылмаган хатлар», «Остазбикә», «41 нче ел балалары», «Гашыйклар тавы», «Әниләр һәм бәбиләр», «Тарлан», «823 нче километр» фильмнары төшерелде инде.

---
Татаркино
№ --- | 02.06.2026
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы