|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.06.2026 Мәдәният
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә китап фестивалендә катнашачакТатарстан китап нәшрияты 4 июньнән 7 июньгә кадәр узачак «Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә катнашачак. Әлеге фестивальдә бөтен Россиядән ел саен 400гә якын нәшрият катнаша, ә программа 800дән артык вакыйганы үз эченә ала. 4 июнь көнне Татарстан китап нәәшрияты өч презентация уздыра. Берсе – Татар, чуаш, удмурт һәм мари телләре үзөйрәткечләрен таныту презентациясе. Биредә тамашачыларны үзөйрәткечләрне төзүче авторлар – Алексей Арзамазов һәм Максим Кузнецов белән очрашу һәм музыкаль бүләкләр көтә! Икенче презентация – «Поэзия» чатырында. Биредә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган яңа басмаларны таныту булачак Өченчесе – Муса Җәлилның тууына 120 ел тулуга багышланган яңа басмалар тәкъдим итү. Китаплар турында баш редактор урынбасары Ләйсән Миңнуллина сөйләячәк.Һәм очрашуга классикның кызы Чулпан Җәлилова да көтелә. Татарстан китап нәшрияты «Россия төбәкләре» павильонында (8 нче чатыр) урнашырга тиеш, анда 300дән артык исемдәге китап (2 меңнән артык нөсхә) тәкъдим ителәчәк, алар арасында – яңа басылган һәм сорау зур булган басмалар бар. Теләүчеләр балалар өчен китаплар, фәнни-популяр һәм тарихи басмалар, матур әдәбият, үзөйрәткечләр, сүзлекләр, туган якны өйрәнү һәм сәнгать китаплары, альбомнар сатып ала алачак. Чараларга керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|