поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
02.06.2026 Интернет

Бәхет тынычлыкны ярата: социаль челтәрләрдә нәрсә белән бүлешмәскә кирәк?

“Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!”,– ди халык әйтеме.

Күңел халәтеңне, тормышың яхшымы-начармы чит-ятка сөйләмәвең яхшырак. Берәүләр бәхетеңә карап көнләшсә, икенчеләре сиңа кайгы килүенә шатланачак. Моның белән берни дә эшләтеп булмый: кеше үзен ничек кенә тыярга тырышмасын, бу хисләрне (һәм, гомумән, башка хисләрне дә) кичерүне туктата алмый. Бу – табигать. Моннан чыгып, үзең турында башкаларга сөйләмәвең, яңалыкларың белән артык бүлешмәвең хәерле, дигән нәтиҗә ясап була. 

Хәзерге виртуаль дөньяда, социаль челтәрләрдә шәхси чикләр юкка чыгып бара. Кем-кем белән йоклаган, кем белән талашкан, сугышкан, судлашкан, аерылышкан... Барысы да киң җәмәгатьчелеккә билгеле вә ачык. Әйе, күбесе “хайп”, “пиар” һәм “охват”лар өчен эшләнелә, әмма нинди корбаннар аша?!

Беренчедән, йөзеңне, абруеңны корбан итү. Күпмедер вакыт узып, син, әйтик, өйдәгеләрең, хезмәттәшләрең белән янә дустанә мөнәсәбәт урнашытырырга мөмкинсең, әмма халык, ягъни синең аудиторияң барысын да хәтерлиячәк, исеңә төшереп торачак. Мәсәлән, бер баналь мисал: хатын белән иргә гаилә эчендә булган низагларны әти-әниләргә сөйләмәскә кушалар.

Һәрбер ата-ана өчен үз баласы иң яхшысы, ни генә булмасын, бик күп очракта алар барыбер үз баласын яклаячак, аны хаклы дип табачак. Теле белән әйтмәсә дә, эченнән генә кияүгә яки киленгә карашны үзгәртәчәк. Кыскасы: сез дуслашсагыз да, ата-ана күңелендә тап, ямьсез эз калачак. Социаль челтәрдәге “дусларыгыз” белән дә шул ук хәл! 

Шулай ук “өйдәгене урамга чыгаручыларга” игътибар, таяныч һәм аралашу җитмәү дә бу гамәлләрнең бер сәбәбе булып торадыр. Санап узылганнарның реаль тормышта булмавы кешене виртуаль дөньяга баштан-аяк чумарга мәҗбүр итә кебек. Кеше комментарий, лайклар аша үз-үзенә ышаныч туплый, эч серен бушата.

Мондый очракта якыннарыңа да ышанып тапшыра алмаслык, мәче сыман тырнап торган вакыйганы, борчу-мәшәкатьне психологыңа сөйләргә мөмкин бит. Һәрхәлдә социаль челтәреңдәге диварыңда чәчеп салуга караганда яхшырак, минемчә.

Көнләшү очрагын да карап узасы килә. Позитив хәбәрләрне, матур фото-видеоларны куючылар да аз түгел социаль челтәрләрдә (хәтта артыгы белән дияр идем). Күп очракта бу, кызганыч, ясалма кәртинкәләр генә. Әмма тел төбем ул түгел, җәмәгать, ә моның барысына да кызыгып вә көнләшеп караучылар.

Сезнең туй-никахтан ясалган контентыгызга яки яңа фатир-өй алган фото-видеоларыгызга бөтен кеше дә: “СөбханАллаһ, күз тимәсен, бәхетле булсыннар”,– дип карый дисезме? Юк, әлбәттә! Начар фикер белән карамасалар да, күз тию дигән нәрсә турында онытмаска кирәк. 

Гомумән, меңләгән аудиториябез арасында нинди кешеләр бар икәнен без белеп бетермибез дә бит. Биредә исә сезне бик үк өнәп вә яратып бетермәүчеләр дә юк түгелдер. Ярый да ул кешеләр шатлык-сөенечләрегезне, уңышларыгызны теш кысып, күз йомып узса, ә начаррак нәрсәләр кылансалар?! Әйтик, сихер-бозым ясасалар?! Тәүбә-тәүбә. 

Кыскасы, “Сакланганны гына саклармын”, – дигән Аллаһы Тәгалә, шуны онытмыйк, җәмәгать. Шулай ук Интернет бернәрсәне дә онытмый икәнен истә тотыйк. Озак вакыт узып, нинди дә булса вакыйга артта калса да, дөньякүләм пәрәвез боларның барысын да кинәт искә төшерергә һәм тормышны танымаслык дәрәҗәдә үзгәртергә мөмкин.

Теге яки бу яңалыкны, фото вә видеоны социаль челтәрләргә куйганда игътибарлы һәм сак булсак иде. Бары шул гына. Барыбыз да бәхетле булыйк, ә бәхет исә тынычлыкны ярата.
 

Илүзә Касыймова
Шәһри Казан
№ --- | 02.06.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы