|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.06.2026 Мәдәният
Менделеевск районында «Семык» бәйрәме узды (ФОТОрепортаж)30 майда Менделеевск районының Илнәт авылында мари халкының Семык бәйрәме гөрләде. Кунаклар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, йолаларда катнаштылар һәм милли сыйлардан авыз иттеләр. Илнәт авылы кунакларны үзенчәлекле авыл колориты белән таң калдырды. Һавада яңа чабылган үлән исе аңкып торды, коймалар, эскәмияләр һәм таганнар – барысы да күз явын алырлык итеп эшләнгән иде. Семык кунаклары бер-бер артлы өч символик этапны үтте – борынгы бабаларны искә алу йоласын гәүдәләндерүче «Хәтер юлы», иртәнге чык белән юыну йоласы – «Чистарыну юлы» һәм каен тирәли әйлән-бәйлән бию рәвешендәге «Яңару юлы». Бәйрәм мәйданчыгы уңайлы өлешләргә бүленгән иде: төп сәхнә, һөнәрчеләр палаткалары, ял итү һәм фотозона, фудкорт һәм кунакларга Семыкның тарихы һәм традицияләре турында сөйли торган кечкенә өйчекләр. Моннан тыш, балалар мәйданчыгы да бар иде. Анда балаларны борынгы уеннар һәм күңел ачулар белән таныштырдылар. Бер урындагы агач сәхнәдә «Мари сылуы» һәм «Мари батыры» конкурслары узды. Менделеевскның туган якны өйрәнү музее директоры вазифаларын башкаручы Мария Харитонова сөйләвенчә, бәйрәм үзе борынгы бабаларны искә алу һәм алардан хәер-фатыйха сорау йоласыннан гыйбарәт. Ышанулар буенча, бу көнне теге дөнья хакиме мәрхүмнәрнең җаннарын искә алуга җибәрә һәм алар исән туганнарына кунакка киләләр. Борынгы заманнарда бәйрәмне дүрт көн дәвамында – дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр билгеләп үткәннәр. Беренче көн мәрхүмнәр чиста өйгә килсеннәр өчен җыештыруга багышланган. Икенче көнне исә, килгән рухлар өчен дә дип, мунча ягылган. Өченче көнне сыр һәм йомыркадан ясалган ризыкларга өстенлек биреп, бай өстәл әзерләгәннәр. Ә пәнҗешәмбе көнне бөтен авыл төп мәйданга күңел ачуларга чыккан. «Семык – ул хәтер, тамырларга хөрмәт. Быел бәйрәм аерым мәгънәгә ия, чөнки 2026 ел Россиядә Халык бердәмлеге елы, ә Татарстанда – Хезмәт һәм хәрби батырлык елы дип игълан ителде», – дип белдерде бәйрәмне ачу тантанасында Менделеевск районы башлыгы Роберт Искандәров. Ул Менделеевск районының һәрвакыт тынычлык, килешү һәм татулык территориясе булып калуын ассызыклады. Биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре дуслыкта, үзара аңлашуда һәм хөрмәттә яшиләр. Семык – язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган традицион язгы-җәйге бәйрәм. Бу табигатькә рәхмәт белдерү, бабаларны олылау һәм туганлык җепләрен ныгыту вакыты. Бәйрәм йолалар, җырлар, биюләр, сыйлар һәм күңел ачулар белән үрелеп бара. Заманча форматтагы Семык этномәдәни генә түгел, ә төрле буын вәкилләрен берләштерүче мөһим социаль вакыйга да булып тора.
--- |
Иң күп укылган
|