поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
01.06.2026 Авыл

Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Сабан культуралары 1 млн. 611 мең га мәйданда чәчелгән, бу - планнан 94%.

Мондый белешмәләрне бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин җиткерде.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Дмитрий Яшин әйтүенчә, җылылыкны күбрәк яратучы культуралар: кукуруз - 15 мең га, соя – 1,9 мең га, карабодай – 3,6 мең га чәчелгән, бәрәңге һәм яшелчәләр утырту тәмамланып килә. Алты районда сабан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр. Башка районнарда да якын арада бу эшләр төгәлләнәчәк.

Агымдагы елда, узган елдан калган азык запасларын исәпкә алып, 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Кышлауга ел ярымлык азык запасы белән керергә кирәк, бу шартлыча бер баш терлеккә 40 центнер туры килә. Бүген 11 районда терлек азыгы әзерләү башланды. 23 мең тонна сенаж һәм 2,5 мең тонна печән әзерләнгән. Күчмә азык запасы республика буенча бер башка уртача 22 ц. тәшкил итә.

Республика хуҗалыкларында 710 бер. азык җыю комбайны бар. Республика буенча тәүлеклек азык әзерләү куәте - 127 мең тонна. Комбайннардан тыш, хуҗалыкларда 500 бер. үзйөрешле һәм 1300 бер. тагылма чапкыч, 1800 бер. пресс-җыйгыч һәм 360 транспортировщик бар. Иң югары йөкләнеш чорында куәтләрне көчәйтү өчен башка төбәкләрдән механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте нотыкчы.

Киңәшмә барышында хәбәр ителгәнчә, 2026 елның 3-4 июнендә Минзәлә районында «Камский Бекон» ҖЧҖ базасында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль Кыр көне узачак. Чарада агросәнәгать комплексының әйдәүче экспертлары, агробизнес вәкилләре, Россия һәм чит ил галимнәре һәм технологлары катнаша. Чарада төп тем буларак, терлек азыгы җитештерүнең заманча технологияләре һәм терлекчелекне үстерү өчен нәтиҗәле чишелешләр каралачак.

РТ Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы