|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.06.2026 Хәвеф-хәтәр
«Телефонын алып, тәрәзәдән сикергән. Әнисенә шалтыратып, “янабыз, мин тора алмыйм” дигән...»Кайгы ялгыз йөрми диләр. Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында яшәүче Гөлфия һәм Илдус Ганиевләр гаиләсе бүген ике хәсрәт эчендә. Хәләл көчләре белән торгызган ике катлы йортлары янып, бернәрсәсез калганнар. Янгын вакытында өйдә калган кызлары Алия икенче каттан сикереп, умырткасына зыян китергән. Ул хастаханәдә, операция кичергән. Үз тырышлыклары, хәләл көчләре белән төзеп чыккан йортлары яшәрлек хәлдә түгел. Ике Коръәннән кала, өйдә булган бөтен нәрсә янып беткән. “Аллаһның бер могҗизасы бу – Коръәннәргә берни булмаган, хәтта сөремгә дә буялмаганнар”, - ди Гөлнур. Илдусның да, Гөлфиянең дә ике яклап туганнары җыелышып кайтып, шул ук көнне янган нигезне чистартканнар. Йортның янган диварларын сүтеп, яңасын тергезергә кирәк. Җир йөзендә киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр күп. Тамчыдан күл җыела, диләр. Ганиевләр гаиләсенә бердәм булып азмы-күпме ярдәм күрсәтсәк иде. Ярдәмегезне 89172605683 телефон номеры буенча күчерә аласыз: Ганиева Гульфия Мударисовна (Сбербанк).
Дилбәр Гарифуллина |
Иң күп укылган
|