|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.05.2026 Шоу-бизнес
Ризат Рамазанов: «10 айда мөкәйләргә өйрәнеп, 11 айда тәпи киттем...»Ризат Рамазанов: «10 айда мөкәйләргә өйрәнеп, 11 айда тәпи киттем...» — Кечкенә чакта авылда итек киеп хоккей уйный идек. Аерыла алмый уйнадык. Аның зыяны сәламәтлектә чагылды: бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар "Пертеса авыруы" дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә - шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә хәсрәтле булды... 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи киттем. Тәүдә култык таяклары белән йөрдем, аннары - тотынып, һәм әкеренләп җайлашып киттем. Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: "Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде", - дидем. Мендем. Аннары: "Эх, велосипед белән менәргә иде", - дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә... Ходаема мең рәхмәт! Чыганак: Татар Эстрада
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|