поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
31.05.2026 Авыл

Бәрәңгегез чәчәк аткан икән...

Ипигә барсам, күршеләр көлешә. Баксаң, Гөлсем апа, безнең бакчаны күреп: “Бәрәңгеләре чәчәк аткан икән инде”, – дигән булган.

Ипигә җыела торган урыныбыз бездән ерак түгел, бәрәңге бакчабызның бер өлеше уч төбендәгедәй күренеп тора. Ә ул иң беренче булып печән җиренә әйләнгән мәйдан. Һәм анда берничә ел эчендә тузганак, узына-узына, быелга инде тәмам хуҗага әйләнде.

Бигрәк әрсез шул ул тузганак. Хәтта үҗәт люцерна да аның каршында көчсез булып кала. Аны да ике-өч ел эчендә “сафтан чыгарып” өлгерәләр. Үткән көздән үк бакчаны сукалатып атасы булган да инде. Хәер, анысы мәшәкатьсез генә хезмәт түгел. Эшеннән-мәшәкатеннән бигрәк, ике-өч елдан тагын шул ук сары патшалыкка әйләнәчәк бит, дип тә гайрәт чигеп китә.

Язын да бит әле, башта тузаганакка һава торышы килешмәде, шыпырт кына торды, беренче җылылык белән үк шәбәеп китте, печән-үләннәргә күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирмәде. Шулай итеп, быел ул өлеш искиткеч матур сары келәмгә әйләнде. Тамыры белән җыйган, чәчәкләрен бал ясарга дип күпмеләр өзгәннән соң да, тагын да котырып чәчәк атты. Санаулы көн үткәч, бакчага ак чәчәккә әйләнде. Гөлсем апа әнә шул чәчәкләрне күреп, бәрәңгеләр чәчәк аткан диеп уйлаган да инде. Шаярып әйтмәгән, ерактан, дөрестән дә, бәрәңге бакчасы шау чәчәктә кебек утыра...

– Бу чәчәкләр элек берән-сәрән генә иде бит, ничек шулай узындылар соң? – диешәбез. Аңа дөрес җавап мондый бугай: “Элек бит авылларда йорт саен ел әйләнәсе асрый торган берничәшәр ана-ата каз, үрдәк була иде. Тау башы, болынлыклар иртә яздан оя-оя казлар, бәбкәләр белән тула. Алар чыккан бер үләнне тамырына кадәр ашап бара. Тузганакка да чәчәк атарга, орлык коярга ирек бирмиләр иде”. Шуңа да бала-чага, анда-монда чәчәк аткан тузганакларны җыеп, тәкыя үреп, чәчәкләре агаргач, “әби-бабай чәчәгенең чәчләрен” өреп, очырып мәш килә, соңрак исә фотоларга төшәләр иде. Хәзер балаларның аларга исе китми. Иртә язда берән-сәрән күренгән чәчәкләргә һәм соңгы көздә, салкын кыраулардан соң да бирешмәгән санаулы тузганакны күреп кенә сөенәбез.

Тузганак кына түгел, соңгы елларда авылларда буш яткан җирләрне алар кебек үк әрсез агулы балтырган, америка өрәңгесе басып алды – күпме генә көрәшсәң дә, җиңеп булмый, чабылгач, беразга югалып торалар да кабат баш калкыталар... Елга, яр буйларын таллар, аларга чорналган “тиле кыяр” диеп йөртелүче (яфраклары да, җимеше дә кыярга охшаган) үрмәле гөлләр  чытырманлыкка әйләндерде. Болын-үзәнлекләрдә элек безнең үзебездә мал арканларга урын җитми, сыерларны әле көтүдән соң төнгелеккә дә арканга илтә идек – кая анда чүп үлән үссен! Хәзер инде зур малларны да күпләр абзар-кардаларда асрый, ә кайчандыр маллар кинәнгән урыннарда ямьсез, куркыныч булып, төрле үләннәр котырып үсә. Урман-куаклыкларда да шундый ук вәзгыять, диләр. Элек ел әйләнәсе кеше, иртә яздан кара көзгә кадәр мал-туар өзелмәгәнгә, аларда да тәртип булган шул. Табигатьне, тирә-юньне кыргыйландыруда да без, төгәлрәге, сала кешесенең җирдән китә баруы гаепле, димәк. Кызганыч, әлегә анда кайтырга ихтыяҗ да, теләк тә юк, олыгая барган авыл халкының көч-куәте дә кими бара...

 

Гөлсинә Хәбибуллина
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.05.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы