|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.05.2026 Шоу-бизнес
Миләүшә Сабирова: Данирга кияүгә чыкканда миңа 18 яшь иде
– Данирга кияүгә чыкканда сезгә 18 яшь булган. Уйлап эшләнгән гамәлме бу? – Дөресен әйткәндә, Данирга кияүгә чыгуымны аңламыйча калдым. Әти каршы иде. “Кызым, син бит әле яшь”, – дип тә әйтеп карады. Яшьлек максимализмы белән: “Мин үзем беләм”, – дидем. Хәзер кызыбыз Мәрьямгә 16 яшь тулды, ике елдан 18 тула. Ул: “Әни, кияүгә чыгам”, – дисә, мин дә шок хәлендә калыр идем, бәлки. Әтинең хисләрен аңлап була. Без бит озак очрашып та йөрмәдек. Таныштык, 1 ай аралаштык та, гаилә кордык. Данирның әти-әниләре белән никах көне алдыннан гына таныштык. Күңел ничек куша, шулай эшләдем. Күпләр мине йөкле дип тә уйлады, шуңа гаилә коргач та балага узуны кичектердек. Чыганак: Татар Эстрада ВК челтәре
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|