|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.05.2026 Җәмгыять
Чираттагы ялны бик яхшы уздыру кагыйдәләреПсихолог Овчинников чираттагы ялны бик яхшы уздыруның дүрт кагыйдәсен атап үткән. Чираттагы ял – көч-куәтне торгызу чоры. Әмма кайвакыт ялдан соң да ару-талчыгу юкка чыкмый. Психолог “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, көч туплап, илһамланып эшкә кире кайту өчен ничек дөрес ял итәргә икәнен аңлатып үткән. Төрлечә ял итеп була: кемдер диңгезгә бара, кемдер ялын өендә, кемдер –бакчасында уздыра. Иң мөһиме – аны үзең өчен уңайлы итеп үткәрү. “Ялның төп дошманы – ике атна эчендә барысына да: кичәләргә, музей-театрларга барырга, кибеттән-кибеткә йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, китап укырга, гаилә кочагында нәрсәләргәдер өлгерергә маташу. Нәтиҗәдә ял итү урынына нык алҗыта. Бары тик нәрсәгәдер омтылу теләге онытылган бер мәлдә генә сыйфатлы ял башлана”, – дип сөйләп үткән белгеч. Александр Овчинников чираттагы ялны сәламәтлеккә чын мәгънәсендә файдалы итеп үткәрү өчен берничә киңәш биреп үткән. Телефонны алмаска Гадәти булмаганны эшләргә Җитди сөйләшүләрне кичектерергә
--- |
Иң күп укылган
|