|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.05.2026 Мәгариф
Татарстанда яшүсмер Соңгы кыңгыраудан соң югалганТатарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң өенә кайтмаган яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта социаль челтәрләрдә кулланучылар яза. — Хәбәрсез югалган 14 яшьлек малайны эзлиләр. Ул 26 майда мәктәптә Соңгы кыңгырау тәмамлангач, мәктәп автобусында Тукай районының Кувады авылына килгән, аннан әлегә кадәр өенә кайтмаган, аның кайда булуы ачыкланмаган, — диелгән хәбәрдә. Малайның тышкы билгеләре: буе - 165-167 см, урта гәүдәле, кыска кара чәчле һәм коңгырт күзле. Соры төстәге джинс-клеш кигән, шулай ук аның өстендә ак төстәге поло футболкасы, соры төстәге бейсболка, ак кроссовкалар һәм яшен принты төшерелгән кара рюкзак булган.
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|