|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2011 Экология
Татарстанны тычкан баса?!"Россельхозцентр"ның Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре раславынча, республиканың кайбер төбәкләрендә бу төр кимерүчеләрнең саны быелгы көздә 7-8 тапкырга арткан! Әйтик, Тәтеш районында бер гектар сөрү җирендә 417 тычкан оясы барлыгы ачыкланган. Көз көне кырларда тычканнарның артып китүе гадәти күренеш анысы. Быелгы хәлне дә төрлечә аңлатырга була. Ике ел рәттән килгән корылыктан соң, бүген кырларда кимерүчеләр өчен генә түгел, башка төр җәнлекләр өчен дә азык запасы мулдан. Бигрәк тә озак вакытлар дәвамында җүнле-башлы эшкәртү күрмәгән мәйданнарда тычканнар үрчер өчен бөтен шартлар бар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика кырларында сөрү мәйданнарының 1 миллион 987 мең гектары өстән эшкәртелгән. Тирәннән сөрелгән җирләрнең мәйданы исә 283 мең гектар тәшкил итә. Бу кадәресе беренче карашка шактый күренсә дә, җирләрне эшкәртүнең сыйфаты төрле районнарда төрлечә. Кәгазьдә бар да ал да гөл, чынында ел әйләнәсендә техника кереп тә карамаган кырлар да бар әле. Мондый аяныч хәлләрнең нәтиҗәсе үзен сиздерә башлады инде.
Кайбер хуҗалыклар үзләрен "өстән эшкәртү" белән тынычландырып яшәүгә күнегеп тә бара бугай. Тик тормыш мондый алымның барлык сөрү җирләре өчен кулай булмавын да раслый. Шуңа күрә хуҗалыкларның тулаем диярлек тирәннән сөрү ысулыннан баш тартуы аңлашылып җитми. Тукай районында быел нибарысы 700 гектар җир тирәннән эшкәртелгән! Лениногорск районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч – 800 гектар, ә Менделеевск районы хуҗалыклары нибарысы 300 гектар җирне тирәннән эшкәрткән. "Россельхозцентр" белгечләре әйтүенчә, тычканнар бигрәк тә Лаеш, Менделеевск, Тәтеш һәм башка кайбер район кырларын үз иткән.
Табигатьтә һәр нәрсәнең дә үз чамасы, тәртибе бар шул. Нәтиҗәдә әштер-өштер эшкәртелгән, чәчү әйләнешен сакламаган, вакытында тиешле ашламалар кертелмәгән җирләрнең уңдырышлылыгы да елдан-ел кими бару белән бергә, тычкан һәм башка төрле кимерүчеләрнең саны күпләп арта. Ә иң аянычлысы – тычканнар үрчү белән бергә төрле йогышлы авырулар, куркыныч инфекцияләр таралып китү ихтималы да арта.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|