|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.05.2026 Мәдәният
Олы Кайбычта ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяны искә алдылар (ФОТО)21 майда Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкаяның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Олы Кайбыч мәдәният йортында татар актрисаны искә алу кичәсе узды һәм актрисаның автобиографик китабының презентациясе булды. Әлеге бәйрәмгә Кайбицкаяның нәсел дәвамчылары Мәскәү, Казан, Яшел Үзәннән кайттылар. Алар нәселләренең горурлыгы – легендар артистканы зурлап искә алдылар. Кайбыч районы башлыгы Альберт Илгиз улы Рәхмәтуллин ярдәме белән башлап җибәрелгән бу чарага Казаннан мәртәбәле кунаклар да кайткан иде: мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, галимебез Фоат Галимуллин, шагыйрь Ренат Харис, җырчы Лидия Әхмәтова. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан әлеге китапны баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина тәкъдим итте. Галия Кайбицкаяның «Минем тормыш хәлләрем» китабының чыгуы юбилейга зур бүләк булды. Китапта – авторның кулъязмалары, истәлекләре, аның Уральскида үткән балачагы, тормышының Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров, Ильяс Әүхәдиев янәшәсендә үткән Казан чоры чагылган.
--- |
Иң күп укылган
|