поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
15.11.2011 Мәдәният

«Син үзең бит Ак бәхетнең үзенә охшаган...»

Татарстанның халык шагыйре Роберт МИҢНУЛЛИНны укучы һәр яктан белә. Шигърияте, җырлары, әнисе Гөлҗәүһәр апаны олылый белүе белән дә ул татар укучысының йөрәген күптән яулаган, ихтирамын казанган шәхес.

Мин дә Роберт абыйны кечкенәдән беләм. Бөтен яктан да беләм дип әйтер өчен бер генә әйбер җитенкерәми иде. Анысы – шагыйрьнең өендә кунак булу. Аның Толстой урамында урнашкан фатирына кунакка барырга җай гына чыкмый торды. Өч ай элек кенә өченче тапкыр әби белән бабай булган кешеләр өчен ул вакытның тагын да кысанлануы гаҗәп түгел анысы.

 

Әби белән бабай булу дип арттырып та җибәрдем – Роберт абыйның бабай булу мөмкинлеге генә юк әлегә. Дәүләт эшендәге шагыйрь мин барасы көнне дә кичке алтыга кадәр сессия утырышында иде.

 

Борын-борын заманда...

 

Роберт абый кайтканчы, аш бүлмәсендә кайнашкан Клара апа белән аларның танышу тарихларын барлыйбыз. «Борын заманда таныштык инде, – ди һәрвакыт көләч, гади булуы белән аерылып торучы Клара апа. – Мин Яркәйдә (Башкортстан) мәктәп тәмамлаган идем, Робертның редакциядә эшләп йөргән вакыты. Икебез дә бер үк комсомол оешмасында идек. Роберт ул вакытта ук аз сүзле. Ул 1968 елда Казанга укырга китте. Мин, Казанга мәңге бармыйм, дип, Бөре шәһәрендә укырга кердем. Роберт биш ел буе шунда кайтып йөрде. Ул бишенчене тәмамлаган елны өйләнештек тә, мин «мәңге бармыйм» дип йөргән Казанга чемоданымны күтәреп чыгып киттем».

 

Клара апаның лаеклы ялга чыкканына да ике ел булган икән. 34 ел «Татарстан» журналында хезмәт куеп, җаваплы сәркатиб эшеннән ул күбрәк онык хакына киткән дисәң дә була – кызы Таңсылу, беренче баласын – Сафияне табар алдыннан, ялга чыккан. Бүген улы Алмазның кызы Регина, Таңсылуының Сафиясе белән Даниясе өчен Зур Әни ул.

 

Аннан өч бүлмәле, кышкы бакчасы булган фатирлары белән таныштырганда, хуҗабикә хуҗаның нинди булуына бәя бирә: «Гомер буе картиналар белән җенләнә ул – мин ирек куйсам, стенада бер буш урын да булмас иде. Берара значоклар җыю белән мәш килде, сыннар, кызыклы статуэткалар ярата. Бер сүз белән әйткәндә – иҗат кешесе».

 

Кыргый болан – минеке

 

Роберт абый кайтып безгә кушылгач, Клара апа ике сүзгә сыйдырып бетергән танышу тарихлары тагы да баеды. «Әйтмәдемени минем ничек йөргәнне? Мин бит аны кыргый болан баласын кулга ияләштергән кебек ияләштердем, – дип елмаеп искә алды шагыйрь мәхәббәт тарихын. – Бер күрүдә гашыйк булу дип әйтәләрме әле – минем белән дә нәкъ шулай булды. Үзем Казанда, ай саен Бөрегә кайтып йөрим. Аннан башка беркемгә күңел ятмады. Үземә монда да кызлар кызыккандыр – кызыкмаслык та түгел идем бит инде...»

 

Клара апага багышланган шигырьләр дә шул елларны языла башлаган. 18 яшенә язылган открытканы табып алып чыккач, мин ул елларда булган романтик мохиткә хәтта кызыгып та куйдым.

 

«Ышанам мин.

Килер көннәреңнең

Матур булырына ышанам.

Хәер, син үзең бит

Ак бәхетнең үзенә охшаган», –

 

дип, 1968 елның 5 гыйнварында язылган открытка өй түрендә саклансын әле!

 

– Казанда яши башлагач, бер рус түтиендә бүлмә алып тордык. Алмазга дүрт ай булганчы торган ул бүлмәне бер җылы сүз белән дә искә алып булмый – бөтен кием-салым мүкләнә, әбиләр гаиләләре белән эчә, урларлык бөтен әйберне үзләштереп бетерделәр, – дип искә ала Миңнуллиннар. – Аннан Фән энекәш өйләнде. Аның туй кебек мәҗлесе Декабристлар урамындагы бер хрущевкада узды. Шунда балконга чыгып, яңа гына салынган ундүрт катлы йортка карап торганыбыз хәтердә. Ул «свеча»да әле берән-сәрән генә утлар җемелди, кешеләр күченеп кенә ята. Монда яшәячәк кешеләр шуның кадәр бәхетледер, дип, икәүләп кызыгып басып тордык. Ихластан кызыкканбыз, күрәсең, безгә шул йорттан бер бүлмәле фатир бирделәр.

 

– Клара әлеге бәхеткә ышанмый, бу чынлап та безгә дигән фатирмы икән соң, дип, әллә ничә көн әйберләр бушатырга да куркып йөргән иде, – ди Роберт абый. – Әйберләрне күчерергә дип, машина чакырттык. Зур кузовлы машина килде. Ә безнең булган бар әйбер – бер өстәл, бер карават һәм бала коляскасы. Машина кызулап кына китә – теге өч әйбер дөбер-шалтыр кузовның бер башына шуып килә, борылышта кабат җыйнаулашып алга өелә. Ул вакытта әйбер аз инде дип уйлау да юк – бәхет бит, фатирга куану чиктән ашкан. Килькидан аш пешереп ашаган чаклар булса да, без тормыштан гел тәм табып яшәдек.

 

– Без ул бер бүлмәле фатирда 7 ел яшәдек, аннан шул ук өйдә ике бүлмәлегә күчтек, – ди Клара апа. – Җәмгысы ул «свеча»да 18 ел яшәлгән. Иң кызыклы еллар иде ул – өебез тулы иҗат кешеләре: Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллина, Шәүкәт Биктимеров, Рәшит Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин... Балалар белән уен мәйданчыгында мәш киләбез, дуслар җыябыз, булганы белән кунак итәбез. Ул елларның кызыклы хатирәләре...

 

Ирең шундый булгач...

 

– Шагыйрь белән яшәү авырмы, Клара апа?

 

– Миңа 50 яшь тулганда, Кларадан интервью алганнар икән, – дип, Клара ападан алда көлә-көлә җавап бирә Роберт абый. – Мин машинада тыңлап кайтам. Авыр, бик авыр, дип, җавап бирә бу...

 

– И-и, ул вакытта җиңел түгел иде әле. Миндә сабырлык җитәрлек булды инде ул. Роберт дуслары белән төрле чараларга йөри, командировкаларга чыгып китә. Мин балалар белән өйдә. Аңа бервакытта да, бармыйсың, димәдем. Ул китә, телефон-мазар юк, кайтканын көтеп утырам. Бүген инде аның белән яшәве алай ук авыр түгел – икебез бер кешегә әверелдек бугай.

 

– Иң авыр ягы нинди соң?

 

– Ул эндәшми йөрергә мөмкин. Элек атналар буе эндәшми йөри ала иде. Хәзер алай ук түзми инде. Аңа янында кеше булсын, әмма аңа тимәсеннәр, ул кабинетында эшләп утырсын.

 

– Эндәшми йөрим икән, димәк, мин нидер язарга җыенып йөрим, – ди шагыйрь. – Башта кайнаган фикерләрне тәртипкә китереп, сөйләшми йөргән арада эшләп алам. Иҗат кешесе бит ул ялгызлыкны ярата – кеше үз-үзе белән ялгыз калып, үз дөньясында яшәп алырга тиеш. Миңа дөньядан аерылып, шигърияттә яшәп алу кирәк.

 

– Аның шагыйрьлеге бөтен нәрсәдә чагыла инде ул, – ди Клара апа яратып. – Бакчага су сибәргә чыгып китә дә, шлангны бер ноктага карата да шигъриятенә «кереп чума» ул. Ә су бер җиргә ага да ага. Без, Таңсылу белән тәрәзәдән карап: «Каядыр китте бу», – дип көлешәбез.

 

– 2003 елда йөрәк шактый «шаяртып алгач», дөньяга карашым тулаем үзгәрде, – ди шагыйрь. – Күңел тагы да нечкәрде. Оныкларым – өч кызым өчен яшим дисәң дә буладыр – алар белән сөйләшми-күрешми торган көн юк. Гаиләмә, якыннарыма да башка күзлектән карый башладым. Гомер бик тиз үтә икән – аның мәгънәсе тулаем гаилә бәхетендә генә. Үз-үземә дә караш үзгәрде – мин хәзер бер көн дә калдырмый һәркөн иртә-кич берәр сәгать җәяү йөрим, иртән солы боткасы белән тукланам. Организм да һәрдаим игътибарга мохтаҗ.

 

– Игътибар дигәннән, Клара апаның болай бер дә картаймый, матур саклануының сере дә шундамы?

 

– Ире Роберт Миңнуллин булуында, – дип көлдертә Роберт абый. – Аннан, янында яраткан кешесе булган, аның яратуын тоеп яшәгән хатын-кыз һәрвакыт матур саклана.

 

Чәй ясамассызмы икән?

 

Клара апа пешергән җимешле бәлеш һәм кабартмалар белән чәй эчкәндә сәгать кичке тугызны суга иде инде. Бер-берсен тулыландырып, шаярышып, гомерләренең алтын көзендә менә шулай матур итеп яши алу кеше өчен иң зур бәхеттер ул.

 

– Тагын чәй ясамассызмы икән? – дип, чәен эчеп бетереп, Клара апага мут кына карап елмайган Роберт абый белән сүзне фатирга борабыз.  

 

– Бу фатир безнең дүртенче оябыз инде, – ди Клара апа. – Монда мин әзер фатирга, ремонттан соң күчендем. Роберт бөтенесен дә үзе сайлап, ремонтын эшләгәч кенә миңа күрсәтте.

 

– Зәвык бар инде минем, – ди Роберт абый, шаянлыгын дәвам итеп. Аннан үзе булдырган өе турындагы фикерне тәмамлап та куя: – Өй ул минем өчен яши торган җир генә түгел, ул – минем дөньям. Якыннарым – янымда, шигъриятем – җанымда, балаларым, оныкларым түремдә булган бәхет дөньясы ул!


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»