|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.05.2026 Мәдәният
“Бу күлмәк белән Таһир Якупов концертларын алып бардым” (ВИДЕО)Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисткасы Зәйтүнә Яруллина үзенең концерт костюмнары коллекциясеннән булган күлмәген филармония музеена тапшырды. Зәйтүнә Яруллина – еллар дәвамында татар эстрадасы һәм филармония сәхнәсендә татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән легендар шәхесләрнең берсе. Ул 1946 елның 9 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Үрбәгәр авылында туган. Үзенең бөтен тормышын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә багышлаган. Татар теленең матурлыгын, шигъриятен тамашачыга җиткерүче сәләтле артист буларак танылган. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Флүра Сөләйманова кебек җырчыларның концерт бригадаларында алып баручы һәм нәфис сүз остасы булып эшләп, СССР һәм Россия буйлап бик күп гастрольләрдә йөри.
--- |
Иң күп укылган
|