поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
22.05.2026 Мәдәният

Флера Сөләйманованың улы: “Без әнигә битараф дигән фикер ялган”

«Әнигә кабер ташын куяр өчен акча җыю турында ишеткәч, шок хәлендә калдым. Читтән карасаң, бәлки, чыннан да, каберне карамыйлар дигән фикер туа аладыр», ди Флера Сөләйманованың улы Булат Асеев.

Флера Сөләйманованың каберен карамаулары турында хәбәр чыккач, иң беренче эш итеп Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе белән хәбәргә чыктык. Филармония матбугат хезмәте сорауларыбызга җавап бирде. Бу мәсьәләгә тулырак ачыклык кертү өчен Флера Сөләйманованың улының телефонын номерын да җибәрделәр. Булат Асеев белән хәбәргә чыктык.

– Әнигә кабер ташын куяр өчен акча җыю турында ишеткәч, шок хәлендә калдым. Мондый эшләрне туганнардан белешмичә башламыйлар. Читтән карасаң, бәлки, чыннан да, каберне карамыйлар дигән фикер туа аладыр, шуңа күрә бу эшнең ни өчен озакка сузылганын аңлатып үтәсе килә. Әни вафатыннан соң, алдан ук: “Кабер ташы белән үзем шөгыльләнәм”, - дип Филармония җитәкчелегенә дә, туганнарга да әйтеп куйдым. Татарстанның халык артисты булгач, билгеле, кабер ташын ясауга да артык җаваплы карадым. Ике еллап бер сынчы белән эшләдек. Төрле эскизлар карадык, ошатмадык. Кыйммәтле “мансуровский гранит” ташына заказ биргән идек. Ул заказны да башкарып чыга алмадылар. Хәзер инде шул “мансуровский плитәләр” алып, кабер ташын граниттан ясарга булдык. Сынчы белән эшләүдән дә баш тарттык.  Кабер – кабер булып калырга тиеш дигән фикергә килдем. Аңлыйм, бик күп вакыт үтте. Алдан ук гадирәк эш итәргә кирәк иде. 

Флера Сөләйманова – безнең үги әни. Әмма безнең өчен ул чын әни булды. Без дүрт бала идек. Әни һәрберебезне үз балалары кебек яратты. Әти хәрби кеше, бераз кырысрак булды. Ә әни һәрберебезнең күңеленә юл таба белде. Безне бербөтен итеп, гаилә итеп тотып торучы иде. Без аңа гомерлек рәхмәтле һәм бурычлы. Шуңа күрә беркемнән дә акча аласыбыз килми. Кабергә язылачак текстны Нәҗип Нәккашка заказ бирдем. Затлы итеп эшлисе килә, әмма артык пафоссыз. Иң мөһиме – кылган догаларыбыз кабул булсын.

– Кабердә чүп үләннәре үскәч, аны караучы юк дигән фикер туа. Соңгы тапкыр зиратка кайчан бардыгыз?

– Май бәйрәмнәрендә барып җыештырдык. Көн саен килеп йөрмибез, әйе. Анда көн саен бару да мәҗбүри түгел. Әни рухына дога кылу мөһим. Догадан калдырмыйбыз. Чардуган ясауны кирәк дип тапмыйм. Хәмдүнә апаның каберендә дә чардуган юк, мәсәлән. Кабергә чардуган кую, куймау һәркемнең үз эше.  Әнине җирләгән көнне дә динне үзенчә аңлап: “Дөрес эшләмисез”, – дип тавыш күтәрүчеләр булды. Аңлата башлагач, “бернәрсә дә белмисез”, – диләр. Үземне зур дин белгече дип әйтмим. Әмма әнине җирләгәч, аның кабере янында җырларын җырлый башлау бөтенләй башка сыймаслык хәл. Зират – сәхнәдә, мәчет тә түгел. Гомеренең соңгы елларында әни намазга баскан иде. Ул концертларда чыгыш ясаудан да читләште. Һәркемгә аңлату эше алып барып булмый. Кеше бит ялгышырга, хаклы булмаска да мөмкин. “Без әнигә битараф”, – дигән фикер ялган. Шулай да әнинең рухына дога кылучы һәркемгә, аны хөрмәт иткән, ихтирам иткән кешеләргә рәхмәт. 

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 21.05.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы