|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.05.2026 Мәгариф
Илшат Нуриев Казан дәүләт аграр университеты ректоры итеп билгеләндеРоссия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының 2026 елның 20 маендагы №50-кр боерыгы белән Илшат Нуриев Казан дәүләт аграр университеты ректоры итеп билгеләнде. Илшат Нуриевның һөнәри юлы 10 елдан артык республиканың агросәнәгать комплексы белән тыгыз бәйләнгән, 2015 елдан ул Татарстанның Арча муниципаль районын җитәкләгән. Исегезгә төшерәбез, Илшат Нуриев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Казан дәүләт аграр университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесен үзгәртеп кору турында» 2024 елның 20 декабрендәге 735 номерлы боерыгы чыкканнан соң ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән иде. Белешмә өчен: Нуриев Илшат Габделфәрт улы Казан авыл хуҗалыгы институтын «Икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча (1990), Мәскәү коммерция академиясен «Менеджмент» белгечлеге буенча (1996) тәмамлаган. 1983-1984 елларда - Арча районы «Ватан» совхозында тракторчы. 1990-1996 елларда - Балтач районы кулланучылар җәмгыятенең казылык цехы башлыгы. 1996-1999 елларда - Балтач районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, Балтач районы. 1999-2008 елларда - «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖенең генераль директоры, Саба районы. 2008-2009 елларда - Казан дәүләт аграр университеты проректоры, Казан шәһәре. 2009 елдан 2014 елга кадәр — «Вамин-Татарстан» ААҖенең «Балтач май-сөт комбинаты» филиалы директоры. 2014-2015 елларда - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2015 елдан 2025 елга кадәр - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы. Икътисад фәннәре кандидаты. 2025 елдан 2026 елга кадәр - Казан ДАУ югары белем бирү ФДБМУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 2026 елның 20 маеннан - Казан ДАУ югары белем бирү ФДБМУ ректоры. ТРның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре (2006 ел). «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән (2017 ел).
--- |
Иң күп укылган
|