|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.05.2026 Мәдәният
Фәгыйлә Шакирова җырчы Флера Сөләйманованың каберен чистартып кайтырга чакыраЖурналист һәм блогер Фәгыйлә Шакирова Флера Сөләйманованың каберенә нисбәтле язылучыларын борчылырга мәҗбүр иткән хәбәр урнаштырган. «Дуслар, Казандагы Курган зиратында күмелгән җырчы Флера апа Сөләйманованың кабере бу. Фотоны язылучым юллады. Узган елларда хәлемнән килгәнчә чистартып тора идем, авырыйм, ди. Аны җырчының кабере бик борчуга сала. Килүчеләр күренми, ди... Уйладым да, бу шимбә шунда барып каберне чистартып, чәчәкләр утыртып кайтыйкмы әллә дип, сезгә язам... Бәлки чардуган, ташка да акча жыярбыз? Хөкүмәт планында булмаса... Беркемне гаепләмим, тормыш авыр, проблемалар. Кем тели, языгыз!», дип язган Фәгыйлә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә. Хәбәр янына язылучысы җибәргән фотоны да беркеткән.
--- |
Иң күп укылган
|