|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
20.05.2026 Мәдәният
«Алтын минбәр»гә гаризалар кабул итү тәмамлануга 10 көн калдыXXII Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе гаризалар кабул итү кампаниясенең ахыргы этабын игълан итте. Комиссиянең чираттагы утырышында фестивальгә карата кызыксынуның елдан-ел артуы билгеләп үтелде. Моны абруйлы халыкара фестивальдә җиңү өчен көрәшергә теләүче илләрнең географиясе дә, тәкъдим ителгән эшләрнең саны да раслый. Бүгенге көнгә 731 гариза кергән. Сайлап алу комиссиясе рәисе – продюсер, Яңа мәдәният белеме институты директоры, ВГИКның киномәгърифәт методикаларын эшләү һәм сынап карау бүлегенең әйдәп баручы белгече Нина Кочеляева билгеләп үткәнчә, Төркия, Казакстан, Таҗикстан, Һиндстан, Кытай, Филиппин, Көньяк Корея илләреннән шактый күп гариза алынган. Европа илләреннән дә эшләр бар. «Быел анимация фильмнарының шактый көчле конкурс программасы формалаша. Төрле техникада башкарылган бик җитди эшләр тәкъдим ителде. Алдан ук игълан ителгән бер фильм исә аларның барысын да берләштерә: рәсемле, курчаклы анимация һәм уенлы кино элементлары. Быелгы анимацияне аерып торган төп сыйфат – анда әлеге тасмаларны тәкъдим иткән илләрнең бөтен этник һәм мәдәни күптөрлелеге чагыла», – ди Нина Кочеляева. XXII Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестивале 4-8 сентябрьдә, Татарстан башкаласы ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителгән елда үтәчәк. Казанга эшлекле сәфәре барышында РФ мәдәният министры Ольга Любимова бу статусның бирелүен Татарстан башкаласының Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәни традицияләре очрашкан урын буларак тоткан аерым ролен тануның мөһим билгесе булуын билгеләп үтте. Быелгы бай мәдәни программаның истәлекле вакыйгаларыннан берсе нәкъ менә «Алтын минбәр» кинофестивале булачак. «Төп конкурс программаларыннан тыш, быел тамашачыларны ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына багышланган тагын берничә махсус программа көтә. Тәкъдим ителгән кайбер эшләр «Россия – ислам дөньясы», «Ислам турында иң яхшы фильмнар», «БРИКС илләре: заманча кинематограф», «Төрки дөнья. Киноелъязма» һәм башка конкурстан тыш программаларга керәчәк. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары фикеренчә, бүген үк аларның төрле илләр тарафыннан гына түгел, ә зур ислам дөньясының күптөрле жанрлары, кинематография исемнәре, шулай ук милли һәм мәдәни традицияләре аша тәкъдим ителәчәге күренә», – дип ассызыклады фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова. Бәйгегә гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.
--- |
Иң күп укылган
|