|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.05.2026 Тарих
Казанда «Татарстан кинематографиясе тарихы» дигән экспозиция ачылды (ФОТО)Казанда кино сөючеләр һәм тарих белән кызыксынучылар өчен яңа кызыклы урын барлыкка килде. "Татаркино"да Татарстан кинематографына багышланган беренче даими экспозиция эшли башлады. Бу күптән көтелгән вакыйга республикада кино сәнгате үсешенең дистәләрчә еллык тарихын үз эченә алган кабатланмас материалларны җыю, системага салу һәм тәкъдим итү буенча алып барылган җентекле хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Экспозицияне булдыру башлангычы белән Миләүшә Айтуганова чыкты. Ул «Татаркино»ның 100 еллыгына экспонатлар җыярга һәм аларны Татарстан кинопроизводствосы һәм кинопрокатының беренче адымнарыннан алып бүгенге казанышларына кадәрге эволюциясен күрсәтә алырлык итеп структуралаштырырга тәкъдим итте. Экспозиция ачылуын символлаштырган кызыл тасманы «Татаркино» ДБУК РТ директоры Ильяс Гафаров, «Татаркино» продюсерлык үзәге җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягафаров кисте. Экспозиция ачылуны белдерүче кызыл тасманы «Татаркино» директоры Ильяс Гафаров, «Татаркино» продюсерлык үзәге җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягафаров кисте. Илдар Ягафаров мондый музейларның «киләчәк калканы» булып хезмәт итүен ассызыклады. “Ул яшь кинематографистларга үзләренә кадәр башкарылган эшнең масштабын аңларга ярдәм итә”, – диде ул. Яңа экспозиция буенча экскурсияне «Татаркино» белгече Лилия Кашапова үткәрде, ул кинопрокат һәм милли кинематограф тарихы турында җентекләп сөйләде. Килүчеләр сирәк очрый торган оригинал фотосурәтләр һәм афишалар, кинотасмалар, документлар һәм киноаппаратура күрделәр. Белешмә өчен: «Татаркино» оешмасы (төрле елларда «Таткино», «Таткинопрокат», «Главкинопрокат», «Таткиновидеообъединение» дип аталган) СССР яшәгән барлык елларда Татарстан АССРның барлык кинотеатрларында фильмнар прокатын гамәлгә ашырган. Мәсәлән, 1969 елда Казанда гына да 26 кино мәйданчыгы булган (хәзерге вакытта – 13). Ул еллардагы архив афишаларыннан күренгәнчә, оешма чит ил, союздаш республикалар кинофестивальләрен һәм мультфильм фестивальләрен үткәргән. Казанга иҗади очрашуларга Н. Мордюкова, Н. Румянцева, В. Ивашов, А. Белявский, Л. Быков кебек танылган артистлар килгән. Күргәзмә кунаклары үз куллары белән 10 минутлык кинотасма бобинасының авырлыгын да бәяли алды. Мәсәлән, тулы метражлы бер фильмның пленкасы 35 килограммга кадәр җитә алган, ә бер картинаның пленка озынлыгы 2000–3000 метр тәшкил иткән. Музей коллекциясенең тулылануы аерым бер дулкынландыргыч мизгел булды. Профессиональ карьерасы илле елдан артык булган кинооператор Юрий Гвоздь музей коллекциясенә кыйммәтле бүләк – үзенең шәхси Panasonic (Hi-Fi stereo M9000 моделе) видеокамерасын тапшырды. Кинематографистлар берлеге әгъзалары да, үз экспонатларының бер өлешен биреп, музейга үз өлешләрен керттеләр. Чара Ринат һәм Илзирә Юзаевлар режиссерлыгында төшерелгән «Сильнее слова» («Сүздән куәтлерәк») документаль фильмын күрсәтү белән тәмамланды. Бу фильм Татарстанда милли кинематографның тарихын һәм үсешен өйрәнүгә багышланган.
--- |
Иң күп укылган
|