поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2011 Җәмгыять

Муенсасы булды, инде алкасын бирегез

Ришвәтчелек безнең илдә мәңге бетмәячәк. Менә минем моңа бер тамчы катнашым юк, дип берегез дә әйтә алмый. Кайсыгызның биргәне юк аны?

Эшкә, укырга керү, медицина тирәсендәге, зур-зур сәнәгати афералар турында сүз дә әйтмим. Хәзер бит ул ришвәт дигәнең ясле бакчасыннан башлана. Күршеләр балаларын бер элиталы бакчага 70 мең түләп урнаштырдылар, икенчеләре андый акча түләмәскә булды, шәхси бакчага аена 14500 сум түләп йөртә. Аена бакча өчен түләүләр янына туган көне, бәйрәме, булган һәм уйлап табылган чаралары өстәлеп кенә тора. Чыдасын гына кесә дигәнең. Ә акчаны да, бүләкне дә һәммәбез бирә. Шоколад кисәгеннән башлана, аннан конфет кабы, аннан бүләк сертификаты, аннан зуррагы-майлырагы...

 

Кая кереп качыйм?

 

Мәңге ришвәт бирмәс иде халык. Әмма бит аның дөньясы шул. Рәхмәт хәзер мең бәладән коткара алмый – рәхмәте янына рәхәте дә булырга тиеш. Менә берәрсе янына гозер белән, буш кул белән кереп кара – май кояшыдай балкы, телең балдан татлы булсын – кирәгең шуның кадәр генә. Беләбез дә үзе – андый нәрсәгә үзебез өйрәттек. Беребез дә бирмәсәк, беркем дә синнән ни дә булса өмет итеп утырмас иде. Һәрберебез яхшы атланырга маташмасын иде дә ул, шул бирә-бирә, үзебез азындырдык. Беркая да акчасыз үтеп кереп булмаган нинди ил соң без?

 

Хастаханә юлыннан Ходай үзе саклый күрсен – кем генә, нәрсә генә әйтмәсен, гафу, анда акчасыз йөрмәвең хәерле. Авырып яттым – беләм, якыннарым, танышларым йөрде – беләм. Бирмәс идең аны, берәүнең дә артык акчасы юк, әмма бит яшисе килә. Иптәш кызымның ире аяк сындырып хастаханәдә үлде – язмыш диярсез, әмма янына бер тәүлек беркем дә якын килеп карамаган. «Задним числом» акча аласылары килми бит – башта акча, аннан гозер каралган бездә. Медицина хезмәткәрләренең акчасы юк, арттырырга кирәк дигән сүз, карар турында ишетсәм, шундук бер мәзәк искә төшә минем. Берәүне складка эшкә алалар икән дә, нәрсәнең кайда урнашканын күрсәтеп чыккач, хезмәт хакын атаганнар. Теге мескен, әле монда хезмәт хакы да түлиләрмени, ди икән. Бөтенесе дә андый түгелдер, бер пычрак сыер көтүне пычрата, дисәләр дә, мин ул медицина тармагында эшләүчеләрнең барысын да хәерче һөнәр ияләре дия алмыйм. Акмаса да, тамып торгач, начар түгел бит инде.

 

Оятсызланмагыз, зинһар

 

Булганына шөкер ит, дип өйрәтте безне әбекәй. Ул тәгълиматны бөтен кеше дә үз гомерендә бер булса да ишеткәндер. Әмма шәһәрдә яши-яши кайчак үзеңне джунглида итеп тоя башлыйсың. Авылда ул сукыр бер тиенең булмаса да, син кеше санына керәсең, кеше белән рәттән авыз ачып сүз әйтә аласың. Ә шәһәрдә?! Ничек үстерергә кирәк монда баланы? Балалар бакчасында башлана, мәктәптә дәвам итә, институтта чәчәк ата монда җимешләр. Балалар бакчасында да җыештырып торабыз инде ул акчаны, уенчык алырга, туган көннәрдә балаларга бүләк өләшергә, табын корырга тотабыз. Әмма иптәш кызларым балаларын мәктәпкә укырга кертеп, андагы гыйбрәтләрне сөйли башлагач, чәчләр үрә тора, әй!

 

Иптәш кызым башта куана-куана улын мәктәпкә әзерләде. Аз да түгел, күп тә түгел, 17 мең акчасы шул әзерлеккә кереп китте аның. Мәктәпкә генә йөри башлаганнар иде, көне-төне кайгырудан башы чыкмый: «Без монда кеше түгел, бездәйләрне (ягъни бюджет тармагында эшләүче уртакулларны) кешегә санаган кеше дә юк», – ди бу. Башта, тукта, җайланып китәр әле, дип тынычландырырга алынсам да, хәзер инде үземнең кот чыгып ята.

 

Улы белән бер сыйныфта укучы бер баланың әнисе зәркән эшләнмәләре сатыла торган кибеттә бүлек җитәкчесе икән. Начаррак укучы, тәртибе ягыннан хулиган малаен үзенчә акларга теләгәнме инде, әллә укытучының кем икәнен чамалаганмы, сыйныф җитәкчесенең туган көненә энҗе муенса бүләк иткән бу. «Менә мине шушы бер Айдар гына ярата икән», – дигән укытучы балаларга. Яңа ел бәйрәменә моның алкасы кирәк булыр инде, дип өстәп куярга да кыенсынмаган. Айдар хәзер иң тәртипле, уңган-булган бала, ди. Мин әлеге тарихны сөйләгәч, теге укытучының мантыйгын табарга азапландым. Соң син бит беренче сыйныф – әле кичә генә балалар бакчасыннан килгән нарасыйларны укытырга алынгансың. Җиде-сигез яшендә баланың күңеленә шушындый орлык салырлык булгач, пычагыма килдеңме син мәктәпкә? «Улымның мәктәпкә барасы килми, бүгеннән күңеле кайткан баланы ничек укытырмын мин? – дип гаҗиз булды иптәш кыз. – Ул бит бүген үк үзен ким тоя».

 

Бездә акча бер букча

 

Мине башлангыч сыйныфта Минзәлирә апа дигән укытучы укытты. Башлангыч сыйныфлар миңа шуның кадәр самими, мөкатдәс хисләр тәрбияләгән еллар ул – мин аларны хәзер дә эчке бер сагыну белән искә алам. Һәр сыйныф сәгатендә апа Робинзон Крузо маҗараларының бер-ике битен укый, баштан сыйпый-сыйпый, парта арасыннан йөри, җитәкләп ашханәгә алып бара, олы сыйныфлар янында кошчыкларын үз янына туплаган кош сыман калкан булып баса... Укытучы апа беренче һәм соңгы кыңгырау кичәләрендә чәчәк гөлләмәсе ала иде. Кая инде аңа без нәрсәдер бирергә тиеш дип уйлау? Ул безне хәзер күрсә, кичәге эреле-ваклы балаларын кочкан кебек кочып ала, бүген дә без аңа барып керә алабыз. Без аңа күчтәнәчсез дә үз бала.

 

Заманасы авыр, дип кенә авыз томаларга кирәкми. Авыз-борынын җимереп, өч-дүрт айлык бала янына көзге пычракта аяк киемен дә салмый килеп кергән бер табибка да әйткән идем мин: «Кешеләрне яратмыйсың икән, ник бу эшеңдә эшлисең син?» Иң ачу китергәне дә шул – мәҗбүриләп беркемне беркем дә эштә тотмый. Эшлисең икән, яратып эшлә инде. Мин журналист, өең пычрак, аяк киемемне салмый гына керәм, дип беркемнең дә өенә кергән юк – эшемне яраткач, аңа бәйле кешеләрне дә хөрмәт итәргә тиеш бит инде мин. Чырайны да җимергән юк – синең караңгы йөзеңә карап кына дөнья яктырса икән ул.

 

Кайбер укытучылар турында да нәкъ шулай уйлыйм, ник шундыйларның комсызлыгы, намуссызлыгы аркасында, бала күңелендә шакшы юынтык калырга тиеш тә кемдер рухи яктан сынарга тиеш? Әнә берсенә туган көненә 5 меңлек микродулкынлы мич бирәләр, икенчесенә 7 меңлек парфюмерия-косметика кибете сертификаты, өченчесенә шундый ук күләмдәге конверт. Үзегезнең дураклык дияр идең дә – бирми генә кара, балаң шундук «юньлеләр» исемлегеннән төшеп кала. Чыгып булмый торган боҗраны җимереп тә атар идек ул – әнә шул газиз йөрәк парәңә кыенлык килә шул. Беребезнең шул ук мәктәптә укып бетерәсе килә, икенчебезнең яхшы булып күренәсе, өченчеләребезне медаль-өлгерлек кызыксындыра. Шулай дия-дия баш тагын да аска иелә, акча янчыгында соңгы акчалар да чыгарып салына...

 

Ничарадан бичара

 

Элек «культ личности» заманы иде, бүген «культ наличности» инде бездә. Иң күңелгә тигәне акча чыгарып салу да түгел – иртәгә үсеп җитлегәсе үзебезнең балалар. Инде бөтен кеше алгач, бер укытучы гына алмый калмас диючеләр дә табылыр, әмма балага карашта чагылмасын иде ул кыштырдавык кәгазьләр. Гомер бакый изге һөнәр саналган укытучылык шундый түбәнчелеккә төшмәсен иде. Минем әйтер сүзем дә шуннан гыйбарәт. Эт өрә торыр, бүре йөри торыр икәнен белсәм дә, язасы килде шул...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»