|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
18.05.2026 Мәдәният
Бүген Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тууына 100 ел (тарихи ФОТОлар)Танылган җырчы 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза күп балалы гаиләдә туып үсә. Кечкенәдән җырларга ярата. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша. Ул 1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамбленә билгеләнә. 1950 елда ул Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә китерә, концертлар оештыруны башлап йөри. «Шунда рәхәтләнеп җырладым, бәхетемә ирештем кебек тоелды, - дип искә ала Габдулла Рәхимкулов. – Аннары минем җырчы булып китүемә сөекле җырчыбыз Рәшит Ваһаповның да өлеше зур. Аның бригадасы берничә мәртәбә Магнитогорскига концертлар белән килде. Шунда ул миңа: «Синең урының – профессиональ эстрадада!» – диде. Казанга кайтырга чакырды...» 1954 елда Казанга кайткач, Г.Рәхимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Бераздан ул эстрада бүлегенә күчеп, үзенең концерт төркемен оештыра. 1961 елда ул Казахстанда эшләргә чакыру ала, анда бер ел эшләгәч, аны яңадан филармониягә чакырып алалар. Җырчы үз иҗатына бик таләпчән карый, яңа җырлар өйрәнә, онытыла башлаган татар халык көйләрен репертуарына кертә. Ул татар халык җырларын, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Фасил Әхмәтов, Хөснул Вәлиуллин һәм башка композиторлар иҗат иткән җырларны оста башкара. Аның репертуарында аеруча Сара Садыйкова әсәрләре киң урын ала. Композитор аларның кайберләрен нәкь аңа махсус иҗат итә: «Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз торналар», «Керфегеңә тамармын мин» - шундыйлардан. Профессиональ җырчы буларак, беренче сынауны Г. Рәхимкулов Татарстан тамашачылары алдында үтә, аның җитәкчелегендәге концерт бригадасы республикабыз авылларында, шәһәрләрендә бик күп концертлар бирә. Халык соравы буенча, хәтта бер авылда гына да икешәр концерт куярга туры килә аңа. Г. Рәхимкуловның тавышы республикабыздан тыш, илебезнең төрле сәхнәләрендә яңгырый. Илнең кайсы почмагында гына булмасын – Урта Азиядәме, Себер киңлекләре, Урал таулары артында урнашкан шәһәр, авыллардамы, татар һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алалар.1979 елда лаеклы ялга чыкса да, ул әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый.
Фотолар Татар дәүләт филармониясе музее фондыннан.
--- |
Иң күп укылган
|