|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.05.2026 Мәдәният
Шәриф Камал музеендагы “Музейлар төне”ннән ФОТОрепортажКичә Казанда «Музейлар төне» узды. Әлеге чарада Шәриф Камал музее үзенчәлекле программа белән катнашты. Кичкә таба музейның директоры Айдар Шәйхин Шәриф Камал белән күрше яшәгән танылган кешеләр турында җәяүле экскурсия үткәрде. Ул узган гасырның 30нчы елларындагы Казан тормышы, язучылар арасындагы мөнәсәбәтләр, әдәби процесс, күрше-тирәдәге йортларның хуҗалары, анда бераз вакыт булса да яшәп киткән танылган шәхесләр турында булды. Элеккеге Вознесение урамындагы бу особняк күп дистә еллар буе шәһәр зыялыларының очрашу урыны булып калган, биредә сәүдәгәрләр һәм язучылар яшәгән, музыка яңгыраган, кулъязмалар тикшерелгән. Хуҗалар алышынган, урамнарның исемнәре үзгәргән, әмма бу йорт һәрвакыт китап сөючеләрне үзенә җәлеп итеп торган. Соңрак музейда гаиләләр өчен “Гаилә открыткасы” иҗат остаханәсе узды. Аннан шагыйрә Рузалия Шакирова «Бәхетле урыннар» турында гаҗәеп лекция сөйләде. Инде төн җитеп килгәндә Рәдиф Кашапов үз иҗатының төрле чорларыннан булган иң популяр җырларын башкарды. Ә төн уртасында тарихи бина буенча серле экскурсия узды һәм төнге чормада язучының шәхси хатларын укылды. Төнге экскурсиядә тамашачылар музейның аулак почмаклары, коридорлары һәм баскычлары буйлап йөрделәр, гадәти экскурсия вакытында кереп булмый торган бүлмәләргә керделәр. Монда һәр ишек артында – тарих катламы: XX гасырдагы сәүдәгәрләр көнкүрешеннән алып совет чорына һәм бүгенге Татар китабы йортына кадәр.
--- |
Иң күп укылган
|