|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.05.2026 Хәвеф-хәтәр
Карусельдә җәрәхәт алган малайның умыртка баганасы сынганСтәрлетамак шәһәрендә паркта карусельдә йөргәндә 12 яшьлек малай күпсанлы җәрәхәтләр ала. Санавиация белән аны Уфадагы республика хастаханәсенә китерәләр. Республика Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, аттракционнарның берсенең операторы малайны икенче кабинага күчеп утырырга сораган. Ләкин ул күчеп утыра башлагач, җайланма хәрәкәткә килгән һәм бала имгәнгән. Малайда умыртка сөяге сынуын ачыклаганнар. Тикшерүчеләр хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|