16.05.2026 Хәвеф-хәтәр
Коточкыч шартлау: зыян күрүчеләр бар
Пятигорскта газ ягулык салу станциясендә шартлау булган, аннан соң янгын чыккан.
Инцидент газ ташучы машинаны бушатканда булган - якынча, куркынычсызлык техникасын бозу аркасында, дип яза ТАСС.
Ике кеше җәрәхәтләр алган, аларның берсе авыр хәлдә. Табиблар аның гомере өчен көрәшә.
Янгын урынына 45 кеше һәм 15 берәмлек техника килгән.