|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
16.05.2026 Хәвеф-хәтәр
Коточкыч янгын: ике гаилә бер мизгелдә йортсыз калды — ярдәм кирәкКукмара районының Югары Арбаш авылында булган зур янгын ике гаиләне бөтен мөлкәтсез калдырды. Таҗмиевлар һәм Ярмөхәммәтовларның йортлары, хуҗалык корылмалары, техникасы һәм мал-туарлары ут эчендә юкка чыккан. Авыл халкы бүген ярдәм җыя. 8 май көнне тыныч кына башланган авыл тормышын төштән соң чыккан янгын астын-өскә китерә. Ут Гөлфинур һәм Фәнил Таҗмиевларның хуҗалыгыннан башлана. Ул вакытта гаилә башлыгы эштә була, ә хуҗабикә мәктәптән кайтып кына кергән була. Көчле җил аркасында ялкын бик тиз тарала. Имезүче сыер, бозау, бройлерлар — барысы да янып бетә. Хуҗабикә документларын да алып өлгермичә урамга чыгып котыла. Берничә минут эчендә ут күршеләр — Ләлә һәм Фәрхәт Ярмөхәммәтовлар хуҗалыгына күчә. Сарайлар, мунча, гараж, йорт һәм техника көлгә әйләнә. Кышка әзерләп куелган терлекләр дә ут эчендә кала. — Без бу йортны дүрт казык белән буш җирдән күтәрдек. Гомер буе җыйган байлык бер мизгелдә юк булды, — ди Фәрхәт Ярмөхәммәтов. Янгын вакытында иң мөһиме — кешеләрнең исән калуы. Әмма бүген ике гаилә дә ярдәмгә мохтаҗ. Авыл халкы аларны ялгыз калдырмый: кемдер матди ярдәм күрсәтә, кемдер җылы сүз белән терәк була. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: Ярмөхәммәтовлар гаиләсе: 89393914814 — Ярмөхәммәтов Фәрхәт Н. (Саклык банкы) 89083499180 — Ярмөхәммәтова Ләлә (Саклык банкы) Таҗмиевлар гаиләсе: 89996751400 — Сабирова Наилә Н. (Саклык банкы) “Үзләре исән калулары да яхшы...” — дип бер-берсен юатырга тырыша авыл кешеләре. Әмма бүген бу гаиләләргә бөтен дөнья белән ярдәм кирәк. Алсу ГАЯЗЕТДИНОВА
--- |
Иң күп укылган
|