поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
15.05.2026 Мәдәният

Казанда Татарстанның кино тарихына багышланган күргәзмә ачыла (ФОТО)

18 майда «Татаркино» бинасында «Татарстан кинематографиясе тарихы» дип аталган экспозицияне тәкъдим итү чарасы узачак. Бу мәйданчыкта тамашачылар милли кино җитештерү һәм кинопрокат үсешенең беренче адымнарыннан алып бүгенге казанышларына кадәрге тарихы белән таныша алачак.

Тиздән биредә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен кинодәресләр дә үткәрелә башлаячак.

2024 елның февралендә Татарстан кинематографиясе үзенең йөз еллыгын билгеләп үтте. «Татаркино»ның ул вакыттагы директоры Миләүшә Айтугановага Татарстандагы киноиндустрия белән бәйле барлык оешмаларның эшчәнлеген бергә туплаучы экспозиция булдыру идеясе нәкъ шул чакта килә дә инде.

Күргәзмәнең нигезен кинопроекторлар, камералар, китаплар, документлар һәм борынгы афишалар тәшкил итә. Монда килүчеләр 50нче, 60нчы, 70нче еллардагы фоторәсемнәр белән тулы зур фотоальбомнарны күрә алачак. Нәкъ менә Казан кинохроника студиясенең дә альбомы табылды. Казанның күп кенә өлкән яшьтәге халкы СССР вакытында «Вузовец», «Дружба», «Комсомолец» һәм башка кинотеатрларга йөргәннәрен әле дә хәтерли.

Аерым бер стенд исә Татарстан режиссерлары иҗат иткән хроникага һәм фәнни-популяр фильмнарга багышланган.

Фотоальбомнарның берсе киночаралар кунаклары турында сөйли. Казанга иҗади очрашуларга Александр Белявский, Леонид Быков, Л. Чурсина, Александр Демьяненко, Раднер Муратов, Станислав Любшин, Всеволод Санаев, Николай Озеров, Георгий Бурков, Игорь Старыгин, Алексей Баталов, Татьяна Догилева, Маргарита Терехова, Нонна Мордюкова, Надежда Румянцева кебек танылган актерлар, режиссерлар Наталья Бондарчук, Марк Донской һәм башка бик күпләр килгән иде.

Кино тармагының хәзерге эшчәнлеген соңгы 20 елда төшерелгән дистәләгән фильмнарның афишалары, шулай ук «Татаркино» һәм Казандагы бердәнбер дәүләт кинотеатры булган «Мир» эшчәнлеген чагылдыручы стеллажлар күрсәтә.

Экспозициянең зур өлешен «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең 20 еллык тарихы алып тора.

Күргәзмәне ачуда Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге әгъзалары катнашачак. Быел әлеге оешма үзенең 45 еллыгын бәйрәм итә.

---
Татаркино
№ --- | 15.05.2026
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы