|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2008 Мәдәният
ШӘЛЕДӘ ЧИТ ИЛ РЕЖИССЕРЛАРЫ ФИЛЬМ ТӨШЕРӘУйламаганда-көтмәгәндә, авылга чит илдән кинорежиссерлар килеп төште. Вакытлары бик кысан, чөнки Грузиядәге сугыш шаукымыннан туры Татарстанга килгәннәр. Ике атнага дип тәгаенләнгән сәяхәт өч көнгә сыярга тиеш иде. Шуңа күрә фильм төшерү өчен Казанга иң якын авылны – Шәлене (Питрәч районы) сайлаганнар.
Польшадан Зигмунт Дзеньчоловски һәм Америкадан Джейсон Мелони бер ел инде бергәләшеп документаль фильм төшерәләр икән. Икесе ике илдә яшәүләренә карамастан, алар бер-берсе белән бик тиз уртак тел тапкан. Очраклы гына танышып китүләре киләчәктә аларга бергәләп уртак проектлар башкарырга этәргеч бирә. Икесенең дә максатлары – Россиядәге төрле милләт халыклары яшәүче өлкәләрдә булу, аларның проблемаларын яктырту.
Фильмның төп каһарманнары итеп үзара тынгысыз гомер кичерүче халыклар алына икән. Әйтик, Абхазиядә һәм Грузиядә яшәүчеләр кебек. Зигмунт һәм Джейсон да бу илләргә тыныч вакытта килгән була. Әмма берничә көннән сугыш башлана.
– Кая барып эләккәнебезне үзебез дә аңламый калдык, – ди Джейсон. – Төнлә самолетлар оча, бомбалар шартлый. Шактый вакыт Тбилисида тоткарланырга туры килде.
Абхазия һәм Тбилисиның дәүләт җитәкчеләре белән дә аралашырга өлгергәннәр. "Америка телевидениесенә сугыш вакыйгаларын беренче булып без бирдек", – ди Зигмунт Дзеньчоловски.
Фильм төшерәсе ил халкы белән җентекләп танышкач кына ныклап торып эшкә тотыналар. Татарстан белән дә шулайрак була. Россияне аркылыга-буйга йөреп чыккан Зигмунт инде күптәннән руслар арасында яшәүче татарлар белән кызыксына башлый. Әмма килергә генә форсат чыкмый. Килгәнче үк инде биредәге хәлне үзенчә күз алдына китерә. Бер-берсе белән ызгышып торучы халыклар яши дип уйлый. Ләкин ул уйлаганнарның бөтенләй киресе булып чыга.
– Мәдәниятләре, диннәре белән бер-берсенә капма-каршы булган халыкларның тыныч яшәве мине сокландырды, – ди Зигмунт.
"Халык биредә оптимизм белән яши, – дип кушыла Джейсон. – Киләчәккә өмет белән карый. Моны өч көн эчендә дә күреп була. Әмма Америкада Россия турында шулкадәр тискәре фикер хөкем сөрә. Халык аңына моны телевидение экраннары аша минут саен җиткереп торалар. Ә менә татарлар турында Америкада бөтенләй белмиләр әле. Алар хакында 80 минутлык документаль фильм күрсәтәчәкбез".
Әмма Татарстанда да барысы ал да гөл түгел. Зигмунт Дзеньчоловски әйтүенчә, Россия үзенең үткәненә, тарихына битараф караучы илләрнең берсе икән.
– Татарстанда да шул ук хәл, – ди ул. – Элеккеге тарихи биналарны җимереп, заманчаларын төзиләр. Чиләбе, Волгоград, Новосибирск якларында хәлләр тагын да мөшкелрәк. Тарихи истәлекләрнең эзе дә калмый, алар урынына бетон биналар баш калкыта.
Зигмунтка Россиянең төрле шәһәрләрендә булырга туры килә. Джейсон белән беренче фильмнары Мәскәүдәге яшьләр хәрәкәте турында була. Аннан соң Чукотка, Ерак Көнчыгыш, Петербург якларына сәяхәт итәләр.
"Чит илләрдәге командировкаларның чыгымнарын сез эшләгән телевидение, редакция каплыймы?" – дип сорыйм алардан.
– Америкадагы төрле оешмалар, фондлар белән элемтәгә керәбез, – ди Джейсон. – Шулай ук төрле телевидениеләр белән килешү төзибез. Чөнки төшерелгән сюжетларны бер телевидениегә генә бирсәң, аның гонорар акчасы юл чыгымнарын капларга да җитмәс иде. Шуңа күрә юлга кузгалганчы алар белән сөйләшеп, сюжетның кайсы программага керәсен белешеп китәсең.
Зигмунт исә үз чиратында мәкаләләрне чит илләргә юллый. Америка, Германиядә аның язмаларын көтеп алалар икән. 2005 елда ул Россиядә яшәүче халыклар язмышы турында китап чыгарган. "Татарстаннан кайткач Чукоткага китәчәкмен, яңа китап чыгарырга исәп бар, – ди ул. – Андагы җирле халык, бу өлкәдәге сәясәт күптәннән кызыксындыра инде мине".
Чит ил кунакларында Татарстанның нинди тойгылар уятуын анык кына әйтеп булмый. Фильмны карагач кына ниндидер нәтиҗә чыгарып булачак. "Әмма авыл җирлеге сюжетларга Казанга караганда баерак, фильмның күп өлеше, мөгаен, аңа багышланыр", – ди Джейсон. Тавыкларны, сыерларны тере килеш беренче генә күрүе икән.
Америка режиссерының эшләү алымы үзенчәлекле. Бездәге кебек фильм төшерүчеләр исәбенә саналган унлаган кеше дә йөгереп йөрми. Ул – режиссер да һәм тавыш көйләүче дә. Сюжетның никадәр әһәмияткә ия булуын да бик тиз абайлап ала. Вакытының бер генә минутын да бушка уздырмавына исем китте. Бәлки кинобыз юк дип мескенләнергә түгел, ә фильм төшерү серләренә өйрәнергә кирәктер безгә.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|