|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2008 Матбугат
«САБАНТУЙ»НЫ КАЙДА КҮПМЕ УКЫЙЛАР?Чебешләрне көзен саныйлар. Ә без үзебезнең эш нәтиҗәләрен нәкъ менә ел башында — гыйнвар аенда һәм икенче яртыеллыкта июль аенда барлыйбыз. Кайсы районнарда укучыларыбыз газетабызга тугры калган? Шунысы сөендерә — газетабызның тиражы быел да кимемәде. Узган ел белән чагыштырсак, 11342дән 11553кә күтәрелде. Газетабызны күпләп алдыручы, яратып укучы районнар бар. Мәсәлән, Арчада — 901, Кукмарада — 567, Сабада — 385, Актаныш белән Мамадышта — 332шәр, Балык Бистәсе, Апас, Балтачта — 300әр данә алдыралар. Казан мәктәпләрендә, гимназияләрендә белем алучы малайлар, кызлар да, ниһаять, үзләре өчен чыга торган газета-журналларны укырга өйрәнделәр. Аларның саны да 4000гә җитте.Күзгә-күз карашып сөйләшүнең, аңлашуның нәтиҗәсе булмый калмый. Газета-журналларга язылу чоры җитте исә, без дә шәһәр мәктәпләрендә, районнарда, авылда яшәүче газета укучыларыбыз янына ашыгабыз. Шушы араларда Лениногорск, Әлмәт якларын урап кайттык. Мактап язарлык эшләре дә, хәтерне калдырган мизгелләре дә күп булды.
--- |
Иң күп укылган
|