|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.05.2026 Җәмгыять
Казан зооботаника бакчасында зебра баласы туган (ФОТО)Казан зооботаника бакчасында Бабочка кушаматлы ана зебраның баласы туган. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттелөр. Яңа туган нәни зебра үзен яхшы хис итә. Ул дөньяга килгәннән соң берничә минуттан мөстәкыйль рәвештә аякларына баса алган. Хәзерге вакытта зебра әнисе белән бергә эчке вольерда. Зооботаника бакчасы вәкилләре белдерүенчә, аларны якын арада саваннага чыгарачаклар. Шулай ук учреждение хезмәткәрләре зоопаркның яңа әгъзасына исем сайлау өчен традицион онлайн-тавыш бирү уздырырга планлаштыра. 2022 елның сентябрендә Бабочканың беренче баласы – Солнышко кушаматлы кызы туган иде.
Фотолар: vk.com/kazzoobotsad
--- |
Иң күп укылган
|