поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
15.05.2026 Дин

Корбанны мәрхүм кеше исеменнән чалырга ярыймы?

Корбан чалуга кагылышлы сорауларга Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков җавап бирә.

– Корбан чалу нисабы күпме? 
– Быел корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хаҗәтләрдән тыш, 100 000 сум күләмендә билгеләнгән. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Монда 100 мең дигәндә акчаны гына түгел, шул күләмдә кулланмый торган өстәмә милекне дә күз уңында тотабыз.

– Рамазан ае алдыннан нисаб 120 мең дип әйтелгән иде. Хәзер 100 мең, бу кешеләр күбрәк корбан чалсын өченме?
– Без, 595 грамм көмеш бәясе, дип әйттек. Үзәк банк курсы буенча көмешнең бәясен «сум»нарга күчерәбез дә бер грамм көмеш күпме торуга карап, 595 грамм көмешнең бәясен исәплибез. Шуннан чыгып, Корбан гаетенә ул 100 мең дип билгеләнде.

– Корбанга нинди хайваннар чалынырга тиеш?
– Корбанга дөя, сыер, үгез, сарык чалынырга мөмкин. Күп кеше ярты еллык сарыкны да чалырга була, дип ялгыша. Шәригать буенча, әгәр ярты еллык сарык бер еллык сарык зурлыгына ирешкән булса, аны чалырга ярый. Әмма моныл тәҗрибәле, бу өлкәдә эшләүче кешеләр генә билгели ала. Гомуми кагыйдә буенча, 1 еллык сарык, 2 еллык сыер һәм 5 еллык дөяне чалырга була.

– Корбанга чалынасы сарыкның йонын алырга ярыймы?
– Ул корбанның дөрес булуына тәэсир итми. Алынса да, дөрес була. 

– Әгәр ирдә булмаган хатын-кызның алтыны булып та, хезмәт хакы 35-40 мең булса, аңа корбан чалу барыбер мәҗбүриме?
– Без монда хезмәт хакына карамыйбыз. Корбан чалына торган көннәрдә ир-ат яки хатын-кызның кулында булган милкенә карыйбыз, ул нисабка җитә икән, хезмәт хакы күләменә карамыйча, корбан чалынырга тиеш.

– Корбанны мәрхүм кеше исеменнән чалырга ярыймы?
– Иң беренче чиратта кеше үзе өчен корбан чалырга тиеш. Вафат булган кеше өчен ул мәҗбүри түгел.

– Кеше үз гомерендә ничә тапкыр корбан чалырга тиеш? 100 мең сум акчасы булган саенмы, йә бер тапкыр гына да ярыймы?
– Бу сорау дөрес түгел. Корбан гаете көннәрендә милеге нисаб күләменә туры килсә, һәр елны корбан чалырга тиеш була. Монда 100 мең сум турында сүз бармый, ул сумма үзгәрергә дә мөмкин. 
 

Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан
№ --- | 15.05.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы