|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.05.2026 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казан ипподромында җайдакларның күрсәтмә чыгышларын карадыБүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Казан» халыкара ат спорты комплексында булдылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кунакларны Татарстан предприятиеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары куелган махсус экспозиция белән каршы алды һәм таныштырды. Кунакны «Казан» ат спорты комплексы эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук алар җайдакларның күрсәтмә чыгышларын карадылар. Бу көннәрдә Казанда Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән, шул исәптән Төрекмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан иң көчле җайдакларны җыйган ярышлар уза. Исегезгә төшерәбез, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында 2026 елның 16 маенда 18:00 сәгатьтә Казан ипподромында (Альберт Камалиев ур., 27/1) мавыктыргыч ат чабышлары һәм Жокейларның халыкара чемпионаты узачак. Бу вакыйга Россиядә ат тотучыларның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтү белән беррәттән, ат спорты өлкәсендә халыкара элемтәләрне ныгытуга, шулай ук Казанны атлар катнашында зур чаралар уздыру өчен кызыктырырлык мәйданчык итеп күрсәтүгә дә юнәлдерелгән.
--- |
Иң күп укылган
|