|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.05.2026 Хәвеф-хәтәр
Республика клиник хастаханәсе табиблары 23 яшьлек студент колагыннан таракан чыгарганТатарстанның Республика клиник хастаханәсе оториноларингологлары бер студентның колагыннан таракан чыгарган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте. Таҗикстаннан 23 яшьлек студент хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә колагындагы кискен авыртуга һәм сул колагындагы кыймылдау тойгысына зарланып мөрәҗәгать иткән. Табиб Билал Галләмшин пациентның колак юлында таракан тапкан һәм аны микрохирургия колак кыскычлары ярдәмендә тартып чыгарган. Процедура катлаулануларсыз узган, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|