поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
14.05.2026 Язмыш

«Эчмәсә — алтын кебек, эчсә — гаиләсен югалтырдай була...»

Исәнмесез. Язмышымда булган хәлне сезгә язып җибәрергә булдым әле. Бәлки, киңәш бирүчеләр табылыр. Тик зинһар өчен, бик каты тиргәмәгез инде. Болай да күңел әрни.

Улыбыз бар. Өйләнгән, ике баласы үсә. Эшкә бик уңган үзе. Эчми йөргән вакытта әллә ничә ай авызына да алмый. Акчаны да яхшы эшли, гаиләсен дә карый. Балаларын да өзелеп ярата. Кешегә ярдәмчел. Кыскасы, эчмәсә — алтын кебек бала.

Тик менә шул эчү дигән нәрсә харап итә инде. Эчсә, туктый белми. Запойга китә. Шунда бөтен тормыш асты-өскә килә дә куя.

Киленне дә аңлыйм мин. Яшь хатынга бик авыр бит. «Туйдым инде. Башка сөйләшәсем дә килми. Ир дип тә әйтәсем килми», — ди. Аның да түземлеге бетә торгандыр инде. Әмма күңелем белән барыбер гаилә таркалмасын иде дим.

Мин улымны якламыйм. Ачуланам да. «Эчә белмәгәч, ник эчәсең?» — дим. Әмма ана күңеле барыбер өзгәләнә икән ул. Улым да кызганыч, килен дә кызганыч, балалар бигрәк тә кызганыч.

Кайчак килен миңа да төрттерә: «Дөрес тәрбия бирмәгәнсез», — ди. Авыр тия мондый сүзләр. Ничек инде дөрес тәрбия бирмәгән? Без бит аны эчертеп үстермәдек. Инде 25 ел үз тормышы белән яши. Кеше үскәч, һәркемнең үз башы, үз язмышы.

Эчүнең дә нәселдән, организмнан килүе бардыр дип уйлыйм кайчак. Бөтен кеше дә бер төрле түгел бит. Кемдер эчсә дә туктый белә, кемдер — юк.

Иң курыкканым — агачны төптән үк кисеп куймасыннар иде. Гафу итеп, сабыр итеп яшәп булмый микән соң? Ир кеше бөтенләй начар түгел бит ул. Эчмәсә, гаиләсе өчен җанын бирергә әзер.

Белмим инде... Бәлки, ялгыш уйлыймдыр. Шуңа күрә кешеләрнең киңәшен ишетәсем килә. Мондый хәлдә нишләргә икән?

Талия апагыз
Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.05.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы