поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
14.05.2026 Язмыш

Габделфәт Сафинга әтисе озак яшәү серен әйтеп калдырган

Билгеле булуынча, Габдрахман Сафин 104 яшендә гүр иясе булды. Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин турында якты истәлекләр белән уртаклашкан, дип яза Интертат.

Габделфәт Сафин түптән түгел 104 яшьлек әтисе Габдрахманны соңгы юлга озатты. Ул тормышында бик күп авырлыклар күргән кеше. Аның шундый озын гомерле булуының сере нидә булган?

"Нәселебездә озын гомерле кешеләр бар. Әтинең әнисе – 96, бабасы шулай ук 102 яшькә кадәр яшәгән. Генетика бар, әмма ләкин кешенең сәламәтлеге фикерләү рәвешеннән дә тора бит әле ул. Ничек, нәрсә уйлап яшәвеңнән. Әтинең уйлары башны дөрес тота иде.. Әти 20 яшеннән сугышта булган. Кискен стресслы юлларны яшьлегендә үткән. «Син бу вакыйгаларны ничек күтәрә алдың?» - дигәч: «Язмыш кая илтсә дә, килешә белдем», - дип җавап бирә иде. Килешеп, Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым дигән сүз бит инде бу. Килешмәгән кешеләрдә физик тайпылышлар башлана, чиргә сабыша.

Буйсыну дип атала инде ул. Буйсыну ысулын кулланган ул. «Бөтен тормышымны язмышым белән килешеп үттем», – ди иде. Кем язмышына буйсынмый, шул төрмәдә дә юләрләнеп бетә. Әти исә рухи яктан бик нык кеше иде.

Әти безгә: «Үз-үзегезне саклагыз» дип әйтә иде. Шушы кыска гына җөмләгә үз-үзеңне ярату да, үз-үзеңне тәрбияләү дә керә. Кеше башта үзен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Үз намусыгыз белән, үз кыйблагыз белән яшәгез дигән сүз дә әле ул. Ул аны кыска гына итеп әйтеп куя, ике тапкыр кабатламый. Әйткәндә өндәү билгесе белән әйтә һәм шул сеңә. Әти киңәшләре белән яшәргә тырышабыз", дигән җырчы.

---
Өмет
№ --- | 14.05.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы