поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
14.05.2026 Җәмгыять

Рөстәм Нәбиев туган көнендә Эверестның база лагерена менеп җиткән

Уфа параспортчысы һәм блогеры Рөстәм Нәбиевның 13 майда туган көне, аңа 34 яшь тулган һәм ул нәкъ туган көнендә Эверест тавының база лагерена барып җиткән.

Экспедициянең иң авыр һәм җаваплы этабы нәкъ менә шушы ноктадан башлана. «Бүген миңа 34 яшь тулды. Һәм бу көнне мин биредә – Эверестның база лагеренда, 5364 метр биеклектә каршы алам. Иң символик нәрсә шул: нәкъ менә бүген мин Эверест түбәсенә юл тотам», – дип яза ул. Бу адымны нәкъ менә туган көнендә ясау мөһим булуын әйтә. «Барлык иске нәрсәне – шикләнүләрне, куркуларны, авыр уйларны һәм мине кайчандыр артка тарткан бар нәрсәне 33 яшемдә калдырып китәм. Мөгаен, шуңадыр хәзер эчтә ниндидер сәер тынычлык хисе бар. Гүя тормышымның бер бүлеге чынлап та тәмамланды һәм яңасы башлана. Дөресен әйткәндә, язмыш мине берәр кайчан нәкъ менә шунда алып килер дип күз алдына китерми идем. Нәкъ менә шундый урыннарда тормыш кадерен аеруча аңлый башлыйсың. Гади әйберләрне бәяләргә өйрәнәсең. Яныңдагы кешеләрне. Алга бару мөмкинлеген. Хыяллану һәм кайчандыр тормышка ашмастай кебек булмаган эшләрне башкару мөмкинлеген аңлыйсың. Бу яшемне мин бәйрәм өстәле артында түгел, ә бозлар, ташлар һәм зур таулар арасында каршы алам. Сәер кебектер, әмма мин нәкъ менә биредә күңелемдә тынычлык сизәм һәм чиксез рәхәт миңа биредә. Янымда булган һәркайсыгызга рәхмәтлемен. Миңа ышанучыларга, ярдәм итүчеләргә һәм, хәтта ераклыкта булсагыз да, бу юлны минем белән бергә үтүчеләргә рәхмәт. Мин бу яшемне бер уй белән каршы алам: иң биек тау түбәләрен кеше башта үз эчендә «буйсындыра». Күпчелек туристлар өчен база лагере – юлның ахыргы ноктасы булса, Рөстәм өчен ул – старт кына. Рөстәмгә уңышлар һәм исән-имин әйләнеп кайтуын теләп торыйк!

Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 14.05.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы