|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.05.2026 Фаҗига
Башкортстанда яшь ярымлык бала батып үлгәнГадәттән тыш хәл 11 майда Дуван районында булган, дип хәбәр итә Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте. Малайның гәүдәсен су агымы җиде километрга югарыга Ай елгасына алып киткән.
Яшь ярымлык бала әнисе һәм башка балалар белән Мәсәгут авылы янындагы урманда йөргән булган һәм караучысыз калган. Баланың гәүдәсен елгада тапканнар.
Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Баланың законлы вәкилләренең гамәлләренә хокукый бәя бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|