|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2011 Җәмгыять
![]() Сары яфрак җиргә төшкәндәБәхетемә күрә, яисә, кызганычка каршы яшәргә насыйп булган бу дөнья бөек, илаһи һәм аңга сыймас дәрәҗәдә гүзәлдер дип ышанасы килә. Юкса бу тынгысыз, ялкынсынган җанны коточкыч, кичеп чыккысыз кайгы басар иде. Матурлыкны күрергә дип максат куеп, чын гүзәллекне күрү, аның асылына төшенү мөмкин микән. Ә менә бермәлне ниндидер серле көчләр тәэсирендә аңның төксе тарафлары яктырып китә дә, ләззәт-кинәнү белән көтелгән гайре табигый әверелеш урынына инде меңәр-меңәр мәртәбә кабатланган һәм киләчәктә гел кабатланачак гап-гади вакыйга урын ала; әмма шул ук вакытта сәер бер сиземләү белән мизгел эчендә могҗиза барлыкка килгәнне аңлыйсың, ә инде шунда син багланышка кергән чынбарлыкның чынлап та могҗиза икәнлегенә ышана башлыйсың, гомереңнең шушы өзегендә сиңа күрергә язган вакыйганың асылына төшенгәндә тирә-яктагы яшәешнең һәр тамчы-мизгеле, һәр хәрәкәте, һәрбер авазы тылсымлы дип кабул кыласың һәм ригаяңне җәлеп итеп сине әсир төшергән күренеш исә бөек могҗизаның куенындагы кечкенә бер могҗиза икәненә инанасың.
Мин агачтан өзелеп, көзнең тып-тын сулышында тирбәлеп төшеп барган сары яфракны күрдем. Кинәт миндә дә аның белән бергә бернинди карусызлык белән, күнеп, үземә хас булмаган юашлык белән дымсу җиргә төшү теләге туды. Әмма сары яфрак шушы аз гына вакыт эчендә, җиргә кадәре кыска арада ясаган грацияле хәрәкәтне кабатларга сәләт тә, илһам мөмкинлеге дә үземдә табалмадым.
Көзге яфракның офтанасы, тәүбә итәсе юк. Ә мин исә мондый нәзакәтлек белән төшә алмам, ахрысы, чөнки узган елларның йөге бик авыр. Күп еллар агышында ихластан тәүбә итәргә омтылуым да, мөгаен, мине газаптан йолып алмас һәм бу авырлыктан коткармас.
Кайвакыт саксыз рәвештә, ялгыш, кайвакыт рәхимсезләнеп кемнәргәдер әрнү китергәнмен, кемнәрнедер газапка салганмын икән, шуларның барысыннан да мең-мең кат гафу үтенәсе, ярлыкауларын сорыйсы кала – каты бәгырьле булганым өчен, ә асылда исә хәлсезлегем өчен, чөнки шул көчсезлек һич кенә дә аклап булмаслык дәрәҗәдә ачу белән нәфрәтне тудыра да инде. Шул ук вакытта мин үзем дә, җан газабы кичереп һәм шул газапка барлык вөҗүдем белән тартылып, яшәвемнең мәгънәсе шушыдыр дигән сәер бер уй белән килешә идем. Кайвакыт тирән газап кичерсә генә кеше чын Кешегә әйләнә ала дигән фикер өскә калка иде. Бу карашны моннан күп гасырлар элек үк алга сөрүчеләр булган. Әмма кеше бит кемнеңдер явызлыгы аркасында газаплана. Чын Кеше барлыкка килсен өчен явызлыкны тудыра торган кара көчләрнең булуы зарур микәнни?! Куркыныч парадокс! Әгәр дә мине үземнең яманлыгым газапка салган булса? Әгәр дә мин үземнең хәлсезлегем, булдыксызлыгым аркасында газап чиккән булсам? Моның мәгънәсе бармы соң?..
Сары яфрак төшеп бара иде. Ул беркайчан да җиргә төшеп җитә алмаячак дип исбатларга мөмкин. Ләкин мин, мин генә түгел, башкалар да аның чиксез озак итеп, мәңге төшеп баруын теләрме икән?! Бу аска таба очуның ямьлелеге, тантаналы сагышы нәкъ шул чиклелегендә һәм тәмамланачагында лабаса.
Яфраклар коелды. Аларның берсе – күз карашымны үзенә нык җәлеп иткәне – мин басып торган тарафка төшәргә ниятләп, бик озак әйләнгәләп очып йөрде. Бу күренешкә каршы торырга да, сөенергә дә кодрәтем юк икәнне тойдым. Мине бер уй әсир итте: менә шушы хәлсезлектә бит Бөек Көч, моңарчы татымаган гайре табигый рәхәтлекнең үзәккә үтүе тикмәгә түгел бит һәм мин татлы сыкрау тойдым, ә ул авырту исә, миндә таралып, савыктыручы даруга әверелде, ул һәр күзәнәгемнең аеклыгы белән исертте; җан белән тән бер-берсен "таптылар", алар бер-берсенә бик кирәк булганнар икән. Мине ниндидер дулкын чайкалдырып җибәрде дә җиһан таганында тирбәтә башлады, әйтерсең лә миңа исерткәнче каты эчемлек эчерткәннәр, әмма мин ап-аек идем, гүя мине йоклаталар, ләкин мин, киресенчә, уяндым, көзге яфрак төшеп барганны күзәткәндә минем өчен бөтен күк йөзе ачылды һәм мин бу рәхәтлекнең каян үзәгемә үтеп кергәнен анык аңладым.
Хәтер канатлары белән узган гомерем өстеннән очып килеп мин аңладым: көчле һәм кыю булып күренергә тырышканда, үзгәртергә мөмкин булмаган нәрсәләрне үзгәртергә маташканда, көрәшүнең фәтвасы булмаган килеш көрәшергә омтылганда, нәфрәткә лаеклыны яратканда һәм сөю урынына явызланганда мин хәлсез, түбән идем. Макталганда, ниндидер малга ия булганда, мин беркем дә түгел һәм ярлы идем.
Көтмәгәндә, агачтан өзелеп төшүче яфракка карап һәм бу күренеш берничек тә миннән тормаганны, хәтта шушы кипкән яфракка да охшый алмавымны, шушы яфрак аска таба ясаган очышны кабатларга сәләтем дә, куәтем дә җитенкерәмәгәнне, оча-оча төшкән яфракның гына түгел, хәтта үз җанымның ник калтыранганын аңламагач, бар нәрсәне белүче зирәк акыллы алтын көз алдында тавыш-тынсыз калуымның асылына төшенмәгәч, мин үземне кинәт гадел һәм җиңелмәс җан иясе итеп тойдым.
Сары яфрак төшеп бара иде. Тын гына, акрын гына. Эчке карашым белән бу күренешкә текәлеп, көндәлек көнкүрешнең авыр йөген читкә ташлап, мин үземә сорау бирдем: афәткә түгел микән, ил өстенә киләсе яңа фаҗигаләр билгесе түгел микән, чынбарлыкның ахыры якынлашу хәбәре түгел микән бу яфракның төшүе?
Яфрак төшә. Нәрсәне аңлата соң бу? Ул инде бүтән булмаячак. Ләкин башкалар булачак. Башкалар булыр да, әмма ул бит инде беркайчан булмаячак! Ә бәлки бу – башкалар да вакыты җиткәч юкка чыгар дигән билгедер?..
Ул ботагыннан аерылды. Әмма чорлар элемтәсе өзелмәде, чынбарлык та төпсез упкынга җимерелеп төшмәде. Ул яшәештән ычкынды һәм инде үз ихтыяры белән түгел, ә бәлки кемгәдер, нәрсәгәдер буйсынып төшеп бара. Ул үзе төшми. Димәк, билгене дә ул үзе бирми. Ә бит яшәве дә аның үз иреге, үз ихтыяры белән булмады!
Сары яфрак төшеп бара иде. Бу мизгелләрдә мәңге яшәү турында хыялланучы һәрбер кеше ахмак булып күренер, мөгаен. Нинди ямьсез хыял – үлгәннән соң да яшәргә теләү! Актык сулышыңны алгач, тагын яшәргә лаеклымы соң син?! Хәтта монда, тылсымлы хәрәкәтләр белән көзге яфрак бөтерелгән фани дөньяда да, соңгы тыныңны алганга кадәр яшәргә лаеклымы икән син. Әгәренки Мәңгелек мәңге яшәргә теләүче күзаллаганча булса, ул Мәңгелек дип аталмас иде. Бу хәяттән соң да яшәргә хыялланучы мәңгелеккә ирешә ала микәнни?..
Яфракның тантаналы, илһамлы очышын күргәч, бәхет эстәп дөнья куучыга карата Мәңгелекнең хәерхаһлы түгеллегенә ышанасың. Уйланма бәхетнең күренер-күренмәс балкышына таба ыргылганда түгел, киресенчә, ул буш ялтыраудан качканда гына җан тынычлыгына ирешү мөмкин. Җан тынычлыгы бәхет түгелмени?! Бәхет – шул җан тынычлыгы бит инде ул!
Китү һәр чагылышында барлыкка килүгә караганда югарырак һәм ямьлерәк.
Яфракның бөреләнеп үсүенә караганда, аның саргаеп төшүе гүзәлрәк күренеш. Тирәнрәк уйлап баксаң, аның өзелеп төшү вакыйгасында ниндидер серле өмет бар. Аның үсүендә шом, курку күп. Шул куркуны, тоткарлыкларны, җил-давылларны җиңү мизгелләре генә бу яшәүнең якты мизгелләредер. Әмма күпме өстенлек, вәкарьлек һәм җиңү хисе бар китүдә!
Киләчәктән һәрвакыт курку бар. Ә үткәннәрдән инде курку юк.
Сары яфрак төшеп бара иде. Бит буйлап тәгәрәгән күз яше беркемгә, бернәрсәгә буйсынмыйча агып төште. Бөек ялгызлыкның чиксез рәхәтлеге күз яшеннән башка мөмкин түгел һәм, сабыр гына төшеп барган ялгыз яфракны күзәткәч, җан, киеренкелектән арынып, бернинди карусыз күнү белән алтын көз кочагында үзенә яңа тынгылык тапты.
Җәйнең азгын, гамьсез-ваемсыз кайнашыннан саргаеп кипкән, хәлен җуйган яфрак тып-тын гына чайкалып җиргә төшә. Ул бөек, илаһи көчкә генә буйсына, ул хөрлеккә ия булды, ә бу әверелеш үзе үскән ботактан да югарырак. Аңа үзенең иреклеге һәм бәйсезлеге хакында белү кирәкми – менә ул иң югары азатлык.
Нинди зур сәләт, нинди бәхет бүләк иткән аңа Тәңре – матур булып, мәгърур төстә, бернинди үкенү-офтанусыз китүне! Ләкин бу югары көчкә күнгәннәргә һәм хакыйкый зарурлыкка буйсынганнарга гына язган.
Бу дөньяны җиңгән кешеләрне хәтер белә – кемдер аны үзенең төпле акылы белән җиңде, кемдер йолу корбаны биреп. Ә төшеп барган көзге яфрак бу вәхши дөньяны җиңмәдемени?! Очраклы гына үтеп барган берәүнең күз яшен чыгарып җиңде ул дөньяны. Үтеп барган кеше очраклы булмаган сурәттә, дөньяны ул ике тапкыр җиңгән булып чыга.
Сары яфрак төшеп бара иде...
2004 ел, көз – 2011 ел, кыш
Зөлфәт ХӘКИМ |
Иң күп укылган
|