|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.05.2026 Җәмгыять
Игезәк әбиләрЛаеш районы Татар Янтыгы авылында яшәүче игезәкләр — Асия Садыйкова белән Әминә Насыйрова 80 яшьлекләрен билгеләп узганнар. Без дә аларны гомер бәйрәмнәре белән котлап, хәлләрен белештек. Сәламәт булып, иминлектә яшәргә язсын сезгә, игезәк әбиләребез! — Озак еллар фермада сыер савучы булып эшләдек. Һәрчак Асия белән бергә булдык, кайгы-шатлыкларыбыз уртак иде, аннары мин авылда хат ташучы булып та хезмәт куйдым әле, — ди Әминә апа. Электән авылда оста кош теле пешерүчеләр булган алар. Игезәк әбиләрне чит кеше аермый да икән. Дөрес, туганнары тавышларыннан, карашларыннан танырга өйрәнгән.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|