|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.05.2026 Авыл
«15 апрельдә үк утырттым»: Татарстан бакчачылары иртә бәрәңгенең серләрен ачты9 май бәйрәмнәрендә күпләр бәрәңге утырттылар. Әле бакча кипмәгән, соңрак утыртабыз диючеләр дә бар. Ә менә кайбер уңган бакчачыларның бәрәңгеләре тишелеп тә килә инде. Нишләп шулай иртәлисез, дигән соравыбызга, шулай гадәтләнгән инде диючеләр дә, үзебез дә белмибез дип көлүчеләр дә булды. Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров исә эксперимент үткәреп карарга булган. Бәрәңгене ул узган елның 25 октябрендә үк утырткан. Дөрес, бөтен бакчасын тутырып түгел. – Көз көне октябрь ахырларында сукалаган вакытта бакчада калган бәрәңгеләрне җыеп чыктык. Ике чиләк бәрәңге чыкты. Болар яшим дигән бәрәңгеләр инде, нәсел калдыру өчен калганнардыр дидем дә сарымсак утырткан вакытта аларны да ике буразна итеп күмеп калдырдым. Әле тишелеп чыкмадылар, һәрхәлдә яңа утыртканнарыннан алдарак тишелеп чыгачаклар. Ел да язын бәрәңге утыртканда көздән бакчада калган бәрәңгеләр инде тишелеп чыгып, бер 20 сантиметр үсеп чыккан булалар бит. Тукта әле, мин әйтәм, көздән үк утыртып калдырыйм дип сынап карарга булдым. Иртәрәк ашый башларбыз дип өметләнеп торабыз. Әйбәт кенә үсеп чыгып, уңыш бирсәләр, алдагы елларда зуррак мәйданда утыртып калдырырга исәп. Язга эш тә кимеп торыр, – дип тә өстәде, уенын-чынын бергә кушып. Рәис абый ел да “Раймонд”, “Лугавская” сортларын утырта. Иң яхшы сортлар, биек булып үсәләр, фитофторага да бирешмиләр, дип мактады. – Тизрәк утыртасы килә инде нишләптер. Быел ашыгасы түгел идек анысы. Ирем Илһам белән былтыр ук бөтен ач бәрәңге корты безгә ябырыла, кеше белән бер вакытта утыртабыз дип сөйләштек. Җирен генә казып куябыз дип чыктык та утыртып та куйганбыз. Бәрәңгене баздан да иртән генә чыгарган идем югыйсә. Ул күп түгел инде, 7 литрлы бер чиләк иде. Тишелеп киләләр әкренләп. Гадәттә, июнь уртасына өлгерәләр дә. Гел карап торгач, су да сипкәч, уңышы бик шәп чыга – 25-30 чиләк чамасы, – ди ул. Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан Фирдәүсә Халитова бәрәңгенең төрле сортларын утыртып, сынап карарга ярата. Балтачның Норма авылында яшәүче 75 яшьлек Госман Хәсәншин районда иң өлгере. Ул бәрәңгеләрен 15 апрельдә үк утырткан. «Мин ел да апрель уртасында бәрәңге утырта башлыйм. Көздән җирне әйбәтләп тиресләп, эшкәртеп калдырам. Һәр чокырга башта көл, аннан ком, бәрәңге, тагын бераз көл салам, аннан балчык белән күмдерәм. Бәрәңге 7-8 сантиметрдан артык күмелергә тиеш түгел. 15 апрельдә утыртылган бәрәңге 15 июньдә инде каз йомыркасыннан аз гына кечерәк булып үсеп җитешә. Бәрәңгесе искиткеч тәмле була. Үзебез дә ашыйбыз, туганнарга, балаларга да бирәбез, күчтәнәчкә дә җибәрәбез», – дигән ул район газетасына. Бәрәңгең булса, ач калмассың, диләр. Уңышын күп итеп алырга язсын!
Дилбәр Гарифуллина |
Иң күп укылган
|