|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
12.05.2026 Хәвеф-хәтәр
Серле үлем: «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнарСерле үлем: Сахалин өлкәсенең Невельск районында «Нива» автомобилендә өч ир-ат мәетен тапканнар. "Нива" юл буендагы күлдәвектә торган — машина анда тоткарланып калган, дип яза РФ Тикшерү комитеты. Шаһитлар фаразлавынча, ир-атлар эшләп утырган двигатель белән йоклап киткән һәм тончыгып үлгән булырга мөмкин. Версия дөрескә охшаган: машина беркая да хәрәкәт итмәгән, тикшерүчеләр көчләүнең тышкы билгеләрен урында тапмаган. Үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыкларга тиеш. Холмск районара тикшерү бүлеге алга таба тикшерү алып бара. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Фото: СК РФ
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|