|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.05.2026 Мәдәният
Казанда “Шүрәле” фильмының премьерасы булды (ФОТО)“Шүрәле” – Алина Насыйбуллинаның дебют эше. Ул аның сценарий авторы гына түгел, ә төп рольне башкаручысы да. Картинаның сюжеты бүгенге көндә бик тә актуаль булган темага – урманнарны законсыз кисү һәм сату темасы тирәсендә әйләнә. Фильм герое туйган әзерләнеп йөргәндә, аңа абыйсының югалуы турында шомлы хәбәр килеп ирешә. Айшә туган якларына – серле Шүрәле рухы яшәгән урман тынлыгына кайтырга мәҗбүр була. Шул рәвешле ул үткәннең серләре һәм бүгенге көн вакыйгалары белән бәйле матавыклы хәлләр эченә чума. Фильмнан соң чакырылган спикерлар: режиссер Байбулат Батулла һәм “Инде” медиасының шеф-мөхәррире Камил Гыймазетдинов белән фикер алышу узды. Камил тамашачыларга фильм атмосферасына кереп чумарга тәкъдим итте: күзләрне йомып, чынбарлыкны онытып торырга, шул чагында күз алдына ниләр килүе турында сорады. Дискуссия барышында тамашачылар фильмның кызыклы үзенчәлеген билгеләп үттеләр: татар телендә акцентсыз сөйләшүче актерлар картинада туган телләрендә сөйләшми, ә телне белмәүчеләр, киресенчә, диалогларда аны актив куллана икән. Байбулат Батулла бу күренешкә карата үз фикерен белдерде. Башта татар теленең мондый рәвештә бирелеше аны шактый аптыраткан: “Татарча сөйләшә алган, тик сөйләшмәгән кешеләр бар иде. Минем өчен бу кино теле буларак кабул ителә”, – диде ул. Байбулат үзенең туган телгә бәйле шәхси кичерешләре белән дә бүлеште, кинодагы сөйләмнең кайбер өлешләрен авыррак кабул итүен әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|