поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
08.05.2026 Хәвеф-хәтәр

«Өстебездә ни бар — шуның белән калдык...»: Казанда янгыннан соң ятим бала белән әбисе йортсыз калган

Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Диләрә Галимҗанова гаиләсе өчен 6 май көне кайгыга әйләнгән.

Кич белән чыккан янгын аларның йортын тулысынча көл иткән. Берничә дистә ел буе төзелгән, җыелган тормыш мизгел эчендә юкка чыккан.

– Бу йортта мин туганнан бирле яшәдем. Әтием төзеп калдырган нигез иде. Инде миңа 56 яшь. Соңгы елда монда бары оныгым белән генә яшәдек. Кызымны 5 ай элек югалттым, оныгым ятим калды. Кайгы өстенә кайгы килде, – ди Диләрә ханым.

Янгын чыккан вакытта ул эштә булган. Осиноводагы кошчылык фабрикасында сменада чакта аңа коточкыч хәбәр җиткерәләр:

– 18:15тә оныгыма шалтыраттым. “Барысы да әйбәт”, – диде. “Тиздән кайтып җитәм”, – дип телефонны куйдым. Ә 45 минуттан соң эш урыныма килеп: “Өең янып бетә”, – диделәр...

Йортта ул вакытта аның Казандагы 57 нче мәктәпнең 3 сыйныфында укучы оныгы Р. булган. Бәхеткә, ул йортның икенче өлешендә дусты белән уйнап йөргән. Утны күргән күршеләр өйгә йөгереп кергәннәр, документларны алып чыкканнар, янгын сагын чакырганнар һәм баланы табып чыгарганнар.

– Күршеләр әйтүенчә, ялкын бөтен йортны мизгел эчендә камап алган. 85 квадрат метрлы йорт иде. Аш-су бүлмәсе, өч бүлмә, терраса... Пианино, телевизор, суыткыч, газ плитәсе – бөтен гомер буе җыйган мал көлгә әйләнде, – ди Диләрә апа.

Хәзер гаилә өстендәге кием белән генә калган. Янгынның сәбәбе әлегә рәсми билгеле түгел, әмма электр үткәргечләрендәге төзексезлек фаразлана.

Бу авыр көннәрдә кешеләр ярдәм кулын сузган. Оныгы укыган 57 нче мәктәп коллективы һәм әти-әниләр кием-салым, урын-җир, савыт-саба белән ярдәм иткән.

– Аларга рәхмәтем бик зур. Оныгыма киемнәр алып килделәр. Безне ялгыз калдырмадылар, – ди Диләрә ханым.

Әмма алда әле зур сынау тора. Янгын яңа төзелә башлаган йорт өлешенә күчмәгән. Хәзер шуны төзеп бетерү – гаиләнең бердәнбер өмете.

Фаҗига кичендә бистә халкы бердәм булып ярдәмгә килгән. 

Янгын берничә минут эчендә кешене бөтен тормышыннан мәхрүм итә ала. Бүген Диләрә ханым белән аның ятим оныгы кешеләр ярдәменә, җылы сүзгә һәм терәккә мохтаҗ. Әмма мондый чакта кешенең кешегә терәк булуы аеруча мөһим. Хәзер Диләрә ханым һәм аның оныгына яңадан тормыш башларга кирәк: йорт төзисе, көнкүреш әйберләре аласы бар.

Залесный бистәсендәге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен элемтә телефоны:
8 903 062 46 47 ( Сбербанк) Диляра Саетовна Галимзянова дип чыга. 

Лилия Гайнуллина
Шәһри Казан
№ --- | 08.05.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы