|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2011 Җәмгыять
Казан - сугыш кырындагы шәһәр сыман...Башкалабызның тарихи урыннарының берсе булган Казан Кремле бик күп чит ил туристларының игътибар үзәгендә. Алай гына да түгел, әлеге истәлекле урын белән чит ил галимнәре дә кызыксына икән. Шуларның берсе - Кембридж университеты студенты Веестр Селмач. Ул Казан Кремленең тарихы, төзелеше, хәзерге хәле турында докторлык диссертациясе яза. Узган җәйдә Кремль турында кандидатлык диссертациясен яклаган бу егет әлеге тарихи урыннар турындагы уй-фикерләре һәм,гомумән, Татарстан турындагы тәэсирләре белән Intertat.ru газетасы укучылары белән дә уртаклашты.
- Веестр, әйт әле, Кремль синдә нинди тәэсирләр калдырды? Синеңчә, аның үзенчәлеге нәрсәдә?
- Шунысы мөһим, Кремльдән башка Татарстан тарихын бөтенләй дә аңлатып булмый. Кремльдә ике халык, ике дин мәдәнияте чагылыш таба. Моның образлы дәрәҗәдә түгел, ә чынбарлык яшәештә шулай булуы игътибарга лаек, минемчә. Шулай ук, Кремльнең хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны турында да әйтеп китү кирәк. Казан халкы Кремльгә йөриме? Җавап гади - юк! Алар өчен ул күптән инде гади бер урынга әйләнгән. Тик шулай булуга карамастан, аның әһәмияте бик зур. Мәсәлән, Париж дигәч күз алдына Эйфель манарасы килеп баскан кебек, Казан дигәч чит ил халкының гына түгел, ә гади кешенең күз алдына да нәкъ менә Кремль килә. Өйләнешүче яшь парларның иң беренче чиратта Кремльгә баруы күптән инде матур бер традициягә әверелгән.
- Тагын нинди кызыклы фактларга тап булдын, Веестр?
- Бер нәрсәгә игътибар иттем, татар халкы тормышында Кол Шәриф мәчете бик зур роль уйный. Аларның күбесе җомга намазын уку өчен нәкъ менә әлеге мәчеткә килергә тырыша. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: Кол Шәриф мәчетенә килеп намаз уку, Кремльдәге истәлекле урыннарга бару Татарстан халкы өчен тарихка якынаю, үзеңне аның аерылмас өлеше итеп тоюның бер ысулы кебек.
Тагын бер кызыклы факт: билгеле булганча, Кремльдә күп еллар дәвамында тарихи биналарны торгызу эше алып барылды. Хәзер Зөя утравында да шушы ук эш белән мәшгульләр. Иң шаккаттырганы, нишләп торгызу эшләре шушы территорияләрдә генә алып барыла соң? Тарихи урыннар Казанның һәр почмагында диярлек бар бит.
Кызганычка каршы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәлә өстендә бик соң, бары тик 2011 елда гына эшли башлады. Югалтулар, кызганычка каршы, бик күп. Тарихи биналар юкка чыгу белән Казан шәһәренең йөзенә дә хилафлык килә.
- Веестр, ә син нишләп нәкъ менә Казан шәһәрен сайладың?
- Миңа тагын ике шәһәр: Санкт-Петербург һәм Мәскәүне дә тәкъдим иткәннәр иде. Тик мин нәкъ менә Казанга тукталдым, чөнки чит илдә әлеге шәһәр тарихы турында мәгълүмат бөтенләй юк диярлек. Шунысы кызык, Казан турындагы мәгълүмат шәһәрнең үзендә бик күп, ә менә чит илгә әлеге мәгълүмат килеп җитми. Гомумән, Россия галимнәренең тикшеренүләре турында бик сирәк ишетергә туры килә, алар әлеге өлкәдәге хезмәтләрен бик аз күләмдә бастырып чыгаралар булса кирәк.
- Казан халкы синдә нинди тәэсир калдырды? Ошыймы әлеге шәһәр?
- Халык монда бик сәер. Берәр ярдәм кирәк булса, яннарына барып эндәшергә куркыныч — бәреп үтерерләр төсле. Тик әгәр дә инде бөтен ихтыяр көчеңне җыеп мөрәҗәгать итәргә батырчылык иткәнсең икән инде, күбесе бик теләп булыша. Россия халкының тагын бер үзенчәлеге — алар барысы да үзләре турында гына уйлыйлар. Барысы да каядыр ашыга, үзен генә кайгырта. Ә менә шәһәр күренеше миндә начар тәэсир калдырды. Россия бай ил инде, югыйсә. Ә шәһәр урамнары буйлап узып барганда, үзеңне сугыш кырында итеп хис итәсең. Нишләп бу беркемне дә борчымый икән? Башка сыймый...
Чит илдән килгән яшь галим Веестр Селмачның уй-фикерләренә колак салу артык булмас. Ни дисәң дә, шәһәребезнең башка шәһәрләр арасында нинди дәрәҗә тотуы, аның яшәеше читтән яхшырак күренә бит.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|