поиск новостей
Көн мәзәге
  • Минем шатлыкны бүлешергә кирәкми. Үзеңнекен бүлеш. Минем шатлыкка тимә.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Ноябрь
  • • Илшат Вәлиев - җырчы
  • • Ифрат Хисамов (1930-2000) - композитор
  • • Владимир Бусыгин - дәүләт эшлеклесе
  • • Радик Шәймиев - эшмәкәр
  • • Әхмәт Тимер (1912-2003) - галим
  • • Шамил Бариев (1950-1994) - актер
  • • Тәлгать Әхмәтов (1941-2019) - дирижер
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
Архив
 
07.05.2026 Әдәбият

Шәмсия Җиһангирова: "Бер кем белән дә узышмыйм" (ФОТО)

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова үзенең күркәм юбилеен — 75 яшьлеген билгеләп үтте. "Ирек мәйданы" газетасына биргән интервьюсыннан өзек:

— Шәмсия апа, тагын да матураеп, яшәреп киткәнсез. Моңа яз тәэсир иттеме? Шәхси тормышыгызда нинди яңалыклар бар?

— Хатын-кыз кияүгә чыкса, гашыйк булса яшәреп китә. Ләкин мин икесеннән дә соңга калдым (көлә). Ирем Назыйм үлгәнгә 33 ел булды. Яңадан кем беләндер кушылып бәхетле булу турында хыялланмыйм. Әле бит бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый. Мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм.
Матураеп китәргә, шатланырга сәбәпләр табылып тора. Бер шигырь язылса яки помидор шытып чыкса да, сабый кебек сөенәм. Күптән түгел “Гамәл китабы” дип исемләнгән 500 битле шигырьләр җыентыгы чыкты. “Мәхәббәт бизмәне” дигән проза җыентыгы әзерләнеп ята. Ул да 500 битле булачак. Кемдер моңа, бәлкем, көнләшер. Тик мин беркем белән дә узышмыйм. Гомер-гомергә үз көемә, үз җаема яшим, иҗат итәм. Дистә еллар дәвамында китапларым басылмады. Моның сәбәпчесе дә үзем. Теләнеп, соранып йөрисем килмәде.
 
 
.

Cөмбел САДРИЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 07.05.2026
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы